Тәрбиягә бала алган ата-аналар Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре һәм ярдәм хезмәтләре белгечләре белән аралаштылар

2021 елның 2 марты, сишәмбе

1 мартта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Тәрбиягә бала алган ата-аналарның “Без бергә!” төбәк иҗтиагый оешмасы инициативасы белән министрлык, гаилә коруга ярдәм итү үзәкләре вәкилләре республиканың тәрбиягә бала алган ата-аналары белән очрашты.

Очрашуның темасы: «Балаларны тәрбиягә алган гаиләләрдә аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау". Очрашу онлайн-режимда Zoom мәйданчыгында узды. Чарада Татарстанның 18 районыннан тәрбиягә бала алган ата-аналар, шулай ук 12 хезмәт күрсәтү белгечләре катнашты.

Тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле иң актуаль мәсьәләләр каралды. Тәрбиягә бала алган ата-аналарның суд приставлары белән хезмәттәшлек иткәндә килеп туган кыенлыклары; авыл җирлегендә «тар» белгечләр булмаганда ел саен диспансерлаштыруны узу проблемалары; тәрбиягә бала алган «күп балалы»  гаиләләргә статус бирү турында; урта махсус уку йортларына кергәндә ятим балаларга ташламалар бирү турында сораулар яңгырады.

Мондый очрашуларны даими рәвештә опека һәм попечительлек органнары вәкилләрен чакырып үткәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International