Анда биш кешегә кадәр команда белән Идел буе федераль округының югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша ала. Ярышлар 2 этапта узачак.
3-4 апрель – сайлап алу онлайн-туры. Катнашучыларга мәгълүмати куркынычсызлыкның актуаль юнәлешләре: криптография, стеганография, бинар файлларда зәгыйфьлекләр эзләү, һөнәри программалаштыру, компьютер криминалистикасы, челтәр беркетмәләре һәм веб-кушымталар аудиты буенча биремнәр чишәргә кирәк булачак. Квалификация нәтиҗәләре буенча топ-10 команда финалга узачак.
17-18 апрель – Иннополис Университетында финал. Анда катнашучыларга ИТ-югары уку йорты кампусында бушлай яшәү һәм туклану белән тәэмин ителәчәк. Үткәрү форматы сайлап алганнан соң анонсланачак.
Капитаннарга 1 апрельгә кадәр турнирда катнашуга гариза бирергә кирәк. Белешмәләр һәм теркәлү өчен: http://innoctf.com/2021
Турнир югары уку йортының вузга кадәр белем идарәсе ярдәмендә ИТ-югары уку йортының CTF-клубы оештырды.