27 февраль көнне Лениногорск балалар йорты базасында «Ләкләк көне»үтте.
Балалар белән очрашуга тәрбиягә бала алырга җыенган ата-аналар килде. Алар Бөгелмә шәһәренең Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итү үзәге каршында укый.
Чара Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белән килештереп, барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп узды. Балалар һәм олылар эстафеталарда һәм саф һавада уйнауда актив катнаштылар.
Очрашу азагында балалар йорты педагог-психологы әти-әниләр белән әңгәмә һәм консультация үткәрде, ә балалар гаилә мохитында кичке чәй өчен сыйлар алды.