Алабуга мәктәбендә дүртенче шахмат зонасы ачылды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Алабуганың 2 нче мәктәбендә шахмат зонасы ачылды — бу инде муниципалитетта барлыкка килгән дүртенче шахмат зонасы.

2 нче мәктәптә шахмат зонасын төзекләндерү буенча шефлыкны район башлыгы Рөстәм Нуриев үз өстенә алды. Нуриев укучыларга мәгълүмат стенды, 20 өстәл  шахмат тактасы , идән шахматы  комплекты, магнитлы өч дивар тактасы һәм алты шахмат өстәле бүләк итте.

Элегрәк Алабуганың инвалид балалар өчен интернат-мәктәбендә, шулай ук Иске Күклек һәм Мортта шундый ук зоналар барлыкка килгән иде.

Тантаналы ачылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары — Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналарын ачу проекты кураторы Татьяна Ларионова катнашында узды.

«Яңа уку елы башына Алабуганың барлык мәктәпләре дә шундый шахмат зоналары белән җиһазландырылыр дип өметләнәм. Димәк, районда балалар тагын да тырыш һәм максатчан булачак", — диде Ларионова.

Җиһазландырылган шахмат зонасы бу уенга битараф булмаган кешеләрне җәлеп итү урынына әйләнәчәк. «Бу бик яхшы башлангыч дип саныйм. Бөтен тормыш — шахмат. Бу уен тормышта билгеле бер нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Шахмат партиясен, мәсәлән, тәнәфестә уйнарга, ә уен нигезләрен шахмат түгәрәгендә алырга мөмкин булачак», — дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы.

7 «Б» сыйныфы укучысы Ульяна Латфуллина инде 4 сыйныфтан шахмат уйный. Өйдә ул ешрак кече сеңлесе белән ярыша, шул рәвешле аны да укыта. Шахмат зонасында Ульяна сыйныфташлары белән уйнарга планлаштыра һәм, әлбәттә, партияне җиңәргә өметләнә.

Аның классташы Ильяз Габдрахманов 1 сыйныфтан шахмат белән мавыга. Ачылу көнендә ул шахмат буенча спорт мастеры Илнар Вәлиханов белән партия уйнады. Ильяз шахмат секциясенә йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International