Укучыларны җәлеп итү ноктасы: Казанда “Зур тәнәфес” киңлеге эшли башлады

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Казанда "Россия – минем тарих" мультимедиа тарихи паркы базасында "Зур тәнәфес" конкурсы киңлеге ачылды. Биредә укучылар тәҗрибә һәм проектлар идеяләре белән уртаклаша алачак.

"Тәнәфес – ул ял өчен түгел, ә үзгәрү өчен вакыт. Эш барышында сез педагоглардан күп нәрсәгә өйрәнерсез, ә без, педагоглар, күп нәрсәгә – сездән», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Ул "Зур тәнәфес" мәйданчыгына килүчеләрнең барысына да үзгәрешләрдән курыкмаска теләде.

Киңлектә даими рәвештә танылган кешеләр, педагоглар һәм "Зур тәнәфес" катнашучылары катнашында чаралар үткәрәчәк. Аның беренче кунагы – телевидение алып баручысы, продюсер һәм музыкант Валдис Пельш булды. Ул мәктәп укучылары белән бер сәгатьлек әңгәмә үткәрде, очрашу вакытында үзе турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.

"Мин безнең (укучылар белән) аралашу торган вакытында сезгә  файдалы булган әйберләр хакында  сөйлисем килә. Мин кайбер нәсәләрне сездән бераз яхшырак беләм. Мәсәлән, Эверестка ничек менәргә яки Антарктиданы  ничек кисеп чыгарга ", – дип билгеләде спикер.

Мәктәп укучылары киңлектә үз проектларын булдыра алачак, шулай ук мультимедиа паркы базасында аларны гамәлгә ашыруда ярдәм алачак, дип сөйләде Татарстанда "Зур тәнәфес" хәрәкәтенең төбәк координаторы Динара Гафина. «Бу барлык теләүчеләр өчен ачык мәйданчык. Без чаралар үткәрергә планлаштырабыз, бездә инде мәктәп укучыларыннан берничә гариза бар. Без кешеләрне безнең хәрәкәт белән таныштырачакбыз ", - дип хәбәр итте ул.

Чаралар тугыз юнәлеш буенча үткәреләчәк, алар буенча «Зур тәнәфес», «Иҗат ит», «Хәтерлә», «Сәламәт бул», «Игелек кыл», «Киләчәк төзегәндә», «Әйләнә-тирә дөньяны үзгәрт», «Төп нәрсә турында сөйлә», «Россияне танып-бел» һәм «Табигатьне сакла» конкурслары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International