Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Вестник образования» электрон журналының яңа саны «Земский учитель» программасына багышланган

2021 елның 2 марты, сишәмбе

«Земский учитель»: илнең авыл мәктәпләрендә программа ничек эшли»  – Россия мәгариф һәм фән министрлыгының «Вестник образования»  электрон журналының февраль саны шундый исем астында чыкты. 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган Программа педагогик берләшмәдә киң чагылыш тапты. Бу хакта укучыларга сәламләү сүзендә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, программа – авыл мәктәпләре укучылары зур шәһәрләрдә яшәүче яшьтәшләре кебек үк уңышлы укый һәм үсә алсын өчен юнәлтелгән сәясәтнең мөһим инструментларыннан берсе. Программа, шул исәптән, кечкенә торак пунктларда урнашкан мәктәпләргә квалификацияле, талантлы педагогларны җәлеп итәргә ярдәм итә.

«Яшь белгечләрне дә, тәҗрибәле педагогларны да  «Земский учитель» программасында актив катнашу ерак районнарга һәм кечкенә шәһәрләргә яңа тормыш өрергә ярдәм итә, анда яшәүче балалар алдында яңа мөмкинлекләр ача. Кечкенә авыл мәктәпләрендә озак вакыт эчендә беренче тапкыр иң кирәкле фәннәр буенча даими укытучылар барлыкка килә", – дип ассызыклады Сергей Кравцов.

Узган ел программа буенча Россиядә бер урынга уртача алганда 17 кеше дәгъва кылган, 1803 вакансиягә 32 меңнән артык гариза бирелгән. Министр шулай ук конкурста җиңүчеләрнең күпчелеге – 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр, дип билгеләп үтте. Программа тагын өч ел гамәлдә булачак: 2021-2023 елларда 3403 вакансия белән тәэмин итүгә финанслау каралган, шул исәптән быел 1167 вакансия.

Программаны гамәлгә ашыруның үзенчәлекләре һәм аның киләчәге турында Россия мәгариф министрлыгының педагогик кадрларны әзерләү һәм һөнәри үстерү департаменты директоры Андрей Милехин җентекләп сөйләде.

«Узган ел программа бөтен илне диярлек колачлады – анда Россия Федерациясенең 82 субъекты катнашты. Ул педагоглар арасында популярлык казана: бу хакта бирелгән гаризалар саны да, ил буенча уртача конкурс та сөйли. 2020-2023 елларда программаны финанслауның гомуми күләме – 4,8 млрд сумнан артык», – диде Андрей Милехин.

Ул хәбәр иткәнчә, әлеге акчалар авыл укытучыларын 5206 вакансия белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән. Быел 1167 бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру планлаштырыла.

«Земский учитель» программасында катнашучы педагоглар «Вестник образования» электрон журналының февраль чыгарылышы геройлары булдылар. Алар күченгәннән соң аларның тормышлары нинди юнәлеш алуы, хезмәттәшләре һәм укучылар белән мөнәсәбәтләре ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр. Пенза, Вологда, Калуга өлкәләреннән, Краснодар, Алтай крайларыннан, шулай ук Коми, Алтай, Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан килгән укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

2020 елда «Земский учитель» программасы буенча сайлап алу бәйгесендә җиңгән һәм Пенза өлкәсенең Тамалино районы Варварино авылында аз комплектлы мәктәптә укытучы булып эшләүче Людмила Александрова педагогларга ни өчен программада катнашырга кирәклеге турында сөйләде.

"Сез монда һәрвакыт белемнәрегезне, күнекмәләрне, белем бирү технологияләрен кайда һәм ничек кулланырга кирәклеген таба аласыз. Беренче чиратта Сезгә балалар кирәк. Авыл җирендә яшәүче балалар белән эшләү аерым шатлык китерә", – диде ул.

«Караш ноктасы» рубрикасында программаны тормышка ашыруның төбәк тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Әйтик, Түбән Новгород өлкәсе мәгариф министры Евгения Серебрякова билгеләп үткәнчә, авыл укытучылары төбәкнең мәгариф өлкәсендәге уңай үзгәрешләрнең катализаторларына әйләнәләр.

«Яңа кеше йогынтысы аркасында җирле педагоглар гадәти тормыш рәвешенә башкача карый, илһамлана, булган тәҗрибәләрне яңача куллана. Моннан тыш, яңа укытучы үз эшләнмәләре белән бүлешкәч, яңа белемнәр һәм идеяләр агыла. Бу, һичшиксез, мәгариф системасын үстерә», – дип ассызыклады министр.

Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары һәм мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер билгеләп үткәнчә, программа төбәккә бик талантлы педагогларны җәлеп итәргә ярдәм иткән. Аның сүзләренә караганда, төбәк хакимияте авыл җирлегендә эшләүче барлык укытучыларга да торак, җылылык һәм ут өчен түләү чыгымнарын тулысынча каплый.

"Безгә чын профессионаллар эшләргә килүе куандыра. Аларның барысы да югары һөнәри белемгә, 80% – квалификация категориясенә ия», – дип билгеләп үтте ул.

Дагыстан Республикасында «Земский учитель» программасы кирәкле 140 вакансияне ябарга ярдәм иткән.

«Безгә бик яшь укытучылар килде. Бу егет-кызларның потенциалы зур. Аларның һәркайсы укырга әзер: алар мәҗбүри рәвештә квалификация күтәрү курслары уза, һәм барысының да остазлары бар. Без аларның һөнәри үсеше турында гына түгел, аларның уңайлы тормышы турында да кайгыртабыз», – диде Дагыстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирүне үстерү идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Людмила Шабанова.

«Методик тәҗрибә», «Документлар» һәм «Вакыйгалар календаре» сәхифәләре яңа материаллар белән тулыландырылды. «Яңалыклар» рубрикасы Россия мәгариф министрлыгының «Вестник образования» электрон журналы сайтында көн саен яңартыла һәм ил төбәкләрендә мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларга күзәтү ясала.

Россия мәгариф министрлыгының «Вестник образования» электрон журналы ай саен чыга, ирекле рәвештә урнаштырыла, аңа язылуны рәсмиләштерү ихтыяҗы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International