Россия Мәгариф министрлыгының яңа документы инвалидлыгы һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән барлык затларның һөнәри юнәлешен колачларга мөмкинлек бирәчәк

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Документ федераль, төбәк, муниципаль хакимият органнары, мәгариф оешмалары, һөнәри юнәлеш бирү үзәкләре һәм мәшгульлек хезмәтләренең ведомствоара хезмәттәшлегенең яңа алгоритмын тасвирлый. Ул Россия Федерациясе субъектларында һөнәри юнәлеш эшен оештыруны камилләштерергә ярдәм итәчәк, шул рәвешле, 14 яшьтән 44 яшькә кадәр булган һәр россияле уңайлы, бюрократик киртәләрсез, шәхси ихтыяҗларны һәм үзенчәлекләрне исәпкә алып, кирәкле һөнәри ориентацияне уза алыр иде, мәсәлән, мәктәптә, көллияттә, вузда белем алган вакытта яки халыкка һөнәри юнәлеш бирү һәм психологик ярдәм күрсәтү территориаль үзәкләренә килгәч.

Якынча регламент инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга һөнәри белем алуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итү буенча системалы эшнең бер өлеше булып тора. Документ Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең югары органнары җитәкчеләренә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International