Татарстан студентларына ничек уңышлы карьера төзү турында сөйлиячәкләр

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

«Хәзерге хезмәт базарында карьера конструкторы» семинар-практикумы 4 мартта Казанда узачак. Студентлар белән бизнес-тренерлар, психологлар, HR өлкәсендә профессионаллар һәм карьера буенча консультантлар әңгәмә корачаклар.

"Тәҗрибә күрсәткәнчә, карьераны оештыру буенча бөтен эшчәнлекне студентлар эскәмиясеннән башлау мөһим: вакансияләрне, һөнәри стандартларны, таләпләрне өйрәнү, квалификацияне бәйсез бәяләү аша үтү, күргәзмәләр, конференцияләр, вакансияләр ярминкәләренә бару һәм башка өлкәләрдә дә мондый юнәлештә кызыксыну булырга тиеш», — дип билгеләп үтте "Идея" технопаркы генераль директоры Олег Ибраһимов.

Чарада яшь белгечләргә сынау сөйләшүләрен ничек уңышлы узарга һәм үз-үзеңне презентацияләргә, ни өчен чит илләрдәге эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә кирәклеге, бәйсез бәяләү нәрсә һәм аның өстенлекләре, шулай ук башка күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр.

Семинарга теләге булган һәркем бушлай йөри ала. Электрон почтага алдан теркәлү таләп ителә: info_cok@tpidea.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International