24 февральдә PROfashion Masters конкурсы финалистларының коллекцияләрен гала-күрсәтү булды. Collection Premiere Moscow индустриаль күргәзмәсе подиумында үз эшләрен Мәскәү, Казан, Омск, Екатеринбург, Саранск, Уфа һәм Ивановодан яшь дизайнерлар күрсәтте.
Конкурс җиденче тапкыр рәттән уза. Проектны оештыручылар үз алдына Россия модасының яңа йолдызларын ачу гына түгел, ә яшь дизайнерларны индустриянең профессионаллары белән таныштыру, аларга иҗади карьерасында беренче адымнар ясарга ярдәм итү максатын куйдылар.
2020 елның ноябрендә узган конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча финалга ун катнашучы чыкты. Аларга өске кием коллекцияләрен төзергә һәм тәкъдим итәргә кирәк иде.
Ике хөкемдарлар командасының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүче исеменә һәм 100 мең сумлык премиягә КНИТУ дуэты – дизайн һәм программа инженериясе факультетларының беренче курс студентлары Ксения Власова ("Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепләре" юнәлеше) һәм Евгения Синькова ("Сәнгать һәм текстиль" юнәлеше) лаек булды. Алар кулдан ясалган граффити язылган пальтоларның актуаль һәм кыю коллекциясен тәкъдим иттеләр.