Илсур Метшин 2020 елда Казанда балалары һәм яшьләр өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Казан шәһәре Мэры Илсур Метшинның 2020 елда балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт объектлары төзелеше, яшүсмерләр клубларын һәм шәһәр яны лагерьларын ремонтлау турында сөйләде.

Мэр сөйләвенчә, бүген Казанда 224 мең бала яши, шуларның 149 меңе – мәктәп укучылары, 75 меңе – мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Алар өчен узган ел Татарстан башкаласында федераль программа буенча 9 яңа балалар бакчасы төзелгән, ә бер балалар бакчасы шәхси инвестор ярдәмендә ачылган һәм шәһәргә тапшырылган. Моннан тыш, узган ел 3 яңа мәктәп ачылган.

Мэр ата-аналарның мәктәп туклануын контрольдә тотуына һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади һәм спорт күнекмәләрен үстерү өчен шартларны яхшырту эшенә игътибар итте.

Хәзерге вакытта шәһәрдә 52 яшүсмерләр клубы ремонтланган. Илсур Метшин ассызыклаганча, клублардагы түгәрәкләрнең 82%-ы бушлай. Узган ел шулай ук «Молодежный», «Восток» һәм «Юнитур» балалар сәламәтләндерү лагерьлары төзекләндерелде.

Исегезгә төшерәбез, халык алдында хисаплар уздыруның яңа форматы коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелде – традицион очрашулардан тыш, өч видеохисап әзерләнгән. Аларның һәркайсы аерым эш юнәлешенә багышланган. Мәсәлән, 24 февральдә Казан инфраструктурасын үстерү, юллар, йортлар, социаль өлкәнең аеруча мөһим объектларын төзү һәм ремонтлауга багышланган беренче ролик чыкты.

Һәр казанлы шәһәр хакимияте эше белән таныша һәм шәһәр Мэрының kzn.ru сайтындагы интернет-кабул итү бүлмәсендә үз шәрехләрен калдыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International