Ютазыда киләсе елга кадәр 195 баланы бакчалы итү бурычы куелган

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
2014 елның сентябренә Ютазыда 195 баланы балалар бакчасында урыннар белән тәэмин итү бурычы куелган.
Балаларның 30ы авылларда һәм 165е - Урыссу бистәсендә. Мәктәпкәчә учреждениеләр белән, мәктәпкә укырга керү сәбәпле, 99 укучы хушлашачак. Тагын Урыссудагы 1 санлы балалар бакчасы яңа бинага күчкән, бу өстәмә рәвештә ике төркем ачарга мөмкинлек биргән. Аннары иске бинада, 7 санлы балалар бакчасында, өч төркем калачак. Шулай итеп, урыннар белән барлык ихтыяҗлары булганнарны тәэмин итәргә тырышачаклар.
Якын киләчәктәге планнарда – Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында 75 урынлык балалар бакчасы төзү. Әзерлек эшләре алып барыла инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International