Мәктәп укучылары БДИ-2021 һәм ТДИ-2021 кайчан тапшырачак

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 2021 елга БДИ һәм ТДИ расписаниесе проектларын бастырып чыгарды. Исегезгә төшерәбез, быел БДИны югары уку йортларына керүче 11 сыйныф укучылары тапшыра. Ә тугызынчы сыйныф укучылары бары тик ике фәннән – рус һәм математика буенча төп дәүләт имтиханын (ТДИ) тапшыра.

БДИ расписаниесе проекты менә болайрак күзаллана.

Төп чорның төп көннәре:

31 май (дүшәмбе) - география, әдәбият, химия;

3 июнь (пәнҗешәмбе) - рус теле;

4 июнь (җомга) - рус теле;

7 июнь (дүшәмбе) - профильле дәрәҗәдәге математика;

11 июнь (җомга) - тарих, физика;

15 июнь (сишәмбе) - җәмгыять белеме;

18 июнь (җомга) - чит телләр (инглиз, француз, немец, испан, кытай) ("Сөйләшү"  бүлегеннән тыш), биология;

21 июнь (дүшәмбе) - чит телләр ("Сөйләшү" бүлеге);

22 июнь (сишәмбе) - чит телләр ("Сөйләшү" бүлеге);

24 июнь (пәнҗешәмбе) - информатика һәм ИКТ;

БДИның резерв көннәре:

28 июнь (дүшәмбе) - география, әдәбият, чит телләр ("Сөйләшү" бүлеге), биология, тарих, рус теле;

29 июнь (сишәмбе) - җәмгыять белеме, химия, физика, чит телләр ("Сөйләшү" бүлегеннән тыш), профильле дәрәҗәдәге математика, информатика һәм ИКТ;

2 июль (җомга) - барлык уку предметлары буенча.

ТДИ расписаниесе проекты (төп чор ):

24 май (дүшәмбе) - рус теле;

25 май (сишәмбе) - рус теле;

27 май (пәнҗешәмбе) - математика;

28 май (җомга) - математика.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк шул ук расписание проектларын Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт үз сайтында бастырган иде. Хәзер документлар норматив-хокукый актлар проектлары порталында барлыкка килде. Алар буенча иҗтимагый фикер алышу 16 мартка кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International