Роспотребнадзор укучыларга имтиханнар чорында күбрәк йокларга киңәш итте

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

- Укучыларга имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттыру мөһим, – дип киңәш итә Роспотребнадзор.

Ведомствода аңлатуларынча, 1-4 сыйныфта бала якынча 10-10,5 сәгать йокларга тиеш, 5-7 сыйныфта – 10,5 сәгать, 6-9 класста – 9,5 сәгать, 10-11 класста – 8-9 сәгать.

– Йокы туймаган очракта йокы стадиясенең чагыштырма авырлыгы (“тизләтелгән йокы” дип йөртелә торган) зыян күрә, ул белем алуга һәм аның уңышлылыгына бәйле, – дип ассызыклый белгечләр. – 2-2,5 сәгать йокы җитмәгән балаларда эшкә сәләтлелек дәрәҗәсе 30%ка кими.

Бер үк вакытта йокларга ятарга һәм йокыдан торырга кирәк. Дистанцион уку вакытында да йокының гадәти сәгатьләрен күчерергә кирәкми. 19 сәгатьтән соң эмоциональ йөкләнешне (шау-шулы уеннар, фильмнар карауны) чикләргә кирәк. Баланың ятагы тигез булырга, салынып тормаск тиеш, ята торган мендәре артык биек булмавы мөһим. Бүлмәне яхшылап җилләтергә кирәк.

Укучылар сәламәтлеге өчен тагын нәрсә мөһим? Җәяү йөрүләр, хәрәкәтчән уеннар һәм хәрәкәт активлыгының башка төрләре озынлыгы кече яшьтәгеләр  өчен ким дигәндә 3-3,5 сәгать,  югары сыйныф укучыларында 2,5 сәгать булырга тиеш. Уку көне дәвамында 1-4 сыйныф укучылары өчен компьютер ярдәмендә дәресләрнең оптималь саны 1 дәрес тәшкил итә, 5-8 сыйныфларда укучылар өчен – 2 дәрес, 9-11 сыйныфларда укучылар өчен – 3 дәрес.

 Һәм, әлбәттә, туклану. Мәктәп укучылары өчен тәүлеккә йөкләнешкә карап, 4-5 сәгатьтән соң азык кабул итү таләп ителә. Иртәнге аш 7.30 - 8.00. Аннары иртәнге кайнар аш 11.00 - 11.30, төшке аш мәктәптә 12:30-13:00 яисә өйдә –14.00 - 14.30, кичке төшке аш 16.30 - 17.00, кичке аш 19.00 – 19.30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International