«Минем туган якның җирле үзидарә тарихы» конкурсының финалы май аенда узачак

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

«Минем туган якның җирле үзидарә тарихы»  бөтенроссия конкурсының төбәк этаплары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

«Конкурс туган якның җирле үзидарәсен өйрәнүдә һәм саклауда, үстерүдә һәм гамәлгә ашыруда актив катнашучы талантлы яшь гражданнарны ачыклауга, аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән», - дип билгелиләр оештыручылар.

Проект 5-11 сыйныф укучыларын һәм студентларны берләштерә. Ул берничә номинацияне үз эченә ала:

 - «Җирле үзидарә лидерлары» видеоролигы;

- «Җирле үзидарә тормышының бер көне» видеоролигы;

 - "Игелекле мөнәсәбәтләр оештыру" видеоролигы;

 - «Минем туган якныңң җирле үзидарә тарихы» дигән тикшеренү;

 - төбәкнең (җирлекнең) аерым тарихи шәхесләренең җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше турында «Җирле үзидарә лидерлары» тикшеренүләре;

- «Европа һәм Азия илләрендә җирле үзидарә тарихы» (тугандаш шәһәрләр) тикшеренүләре;

- «Җирле үзидарәнең иң мөһим норматив-хокукый акты» тикшеренүләре;

- «Минем туган якның җирле үзидарә тарихы үсешенең иң якты сәхифәсе» дигән тикшеренү.

17 яшьтән 25 яшькә кадәрге катнашучыларга тәкъдим ителә торган номинацияләр:

- «Безнең муниципаль берәмлектә җәмәгать тыңлаулары - кичә, бүген һәм иртәгә»;

 -  «Минем ТИҮ (территориаль иҗтимагый үзидарә органы, урам комитеты) эшендә катнашу тәҗрибәм»;

- «Минем ТМШ (торак милекчеләре ширкәте), МКД (күпфатирлы йорт), йорт комитеты эшендә катнашу практикам»;

- "Безнең подъезд советы эшендә катнашу практикам".

Эш видеоролик яки тикшеренү форматында тәкъдим ителергә мөмкин.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://forms.gle/9YdX7kSqr4uAPmQ8. Һәр номинациядә иң күп балл җыйган катнашучылар конкурсның федераль (турыдан-туры) этабында катнашу өчен оештыру комитеты тарафыннан чакырылачак, ул 6-8 майда узачак.

Конкурсны оештыручылар: Дәүләт Думасының Федератив төзелеш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «Җирле бергәлекләрне үстерү институты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, «Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты» федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International