Чаллыда тәрбиягә бала алган гаиләләрдә үсмерләрне тәрбияләү темасы буенча фикер алыштылар

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Чаллыда “Туган кешеләр” клубында тәрбиягә бала алучылар белән очрашу булды. Чара Гаиләгә ярдәм итү үзәгендә узды.

 Фикер алышуның төп темасы  булып үсмерләрнең авыр тәртибен ничек хәл итү мәсьәләсе булды? Очрашуны оештыручылар фикеренчә, икенчел социаль ятимлек проблемасы хәзер бик актуаль, һәм бу проблема турында сөйләшергә, фикер алышырга һәм аны чишү юлларын табарга кирәк.

Очрашуга авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәткән һәм девиант тәртибен профилактикалау максатында яшьләр өчен проектлар гамәлгә ашырган автоном коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре чакырылды. Очрашу темасы әти-әниләрдә зур кызыксыну уятты, алар сораулар бирде һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International