Татарстан укучылары «Миссия – үтәлерлек. Синең язмыш – финансист» бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призёрлар булдылар

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан укучылары «Миссия – үтәлерлек. Синең язмыш – финансист» бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призёрлар булдылар. Синең язмышың - финансист! Олимпиада 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр узды.

Мәктәп укучыларының «Миссия – үтәлерлек. Синең язмыш – финансист»  күппрофильле олимпиадасы  2008 елдан башлап Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан үткәрелә. Олимпиада интеллектуаль ярышларда катнашырга, үзләрен сынарга, дусларын һәм фикердәшләрен табарга теләүчеләр, Финанс университеты студенты булырга хыялланучылар өчен билгеләнгән. Турнир Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы раслаган мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегенә керә. Олимпиада 6 фән буенча узды: тарих, информатика, икътисад, математика, җәмгыять белеме, инглиз теле. Алдагы көндә интеллектуаль ярышларга йомгак ясалды.

 Олимпиадада Татарстан укучылары да катнашты. Чара нәтиҗәләре буенча   Чаллының 77 нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Александр Закатистов тарих буенча җиңүче булды. Казан шәһәренең Совет районындагы 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиянең 11 сыйныф укучысы Диана Галиуллина, Казанның 96 нчы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Радмила Фәхретдинова призерлар булып табылды. Математикадан призлы урыннарга Чаллы шәһәренең 1 нче лицей-интернатының 10  сыйныф укучысы Максим Мокин һәм Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11  сыйныф укучысы Валентина Абрамова ия булды.

Шулай ук Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Анна Чуваева да җәмгыять белеме буенча призер булды. Икътисад буенча — ике призлы урын. Аларны КФУның IT-лицее 11 сыйныф укучысы  Диләрә Садыйкова, Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицей укучысы  Руслан Ханукаев яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International