Чаллы хакимияте "Адымнар" полилингваль мәктәбе өчен укытучылар эзли башлады

2021 елның 5 марты, җомга

Чаллы хакимияте "Адымнар" полилингваль мәктәбе өчен укытучылар сайлап алу башланды. Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм төзелә торган полилингваль мәктәп директоры Азат Галиев Чаллы педагогия университеты студентлары белән очрашты. Автошәһәр мәгариф идарәсе һәм НДПУ  бергәләп полилингваль белем бирү комплексы концепциясен эшләде. Аның белән кыскача гына «Башлангыч белем һәм чит тел» белгечлеге буенча белем алучы педагогика һәм психология факультетының 5 курс студентларын, шулай ук яңа мәктәптә эшләргә теләүче индустриаль-педагогик көллиятнең 4 курс студентларын таныштырдылар.

Университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова очрашуда болай дип ассызыклады: «Монда иң лаеклы студентлар җыелган. Алар барысы да “бик яхшы” билгеләренә генә  укый, күпләр өч телдә дә иркен сөйләшә: татар, рус, инглиз телләрендә. Студентларның сәламәтләндерү һәм лингвистик лагерьларда укучылар белән эшләү тәҗрибәсе бар,  алар мәктәпләрдә педагогик практика буенча уңай бәягә ия".

Бирегә чакырылганнар укучыларның презентацияләрен карап, кандидатларның лаеклы яклары белән таныша алдылар. Полилингваль мәктәп директоры Азат Галиев булачак педагогларның әзерлеген һәм максатчанлыгын билгеләп үтте. Ул яңа мәктәп өчен укытучыларны сайлап алуның алдагы этабы практик өлеш булачак, дип аңлатты. Студентлар 39 нчы мәктәптә ачык дәресләр күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International