ТР Мәгарифне үстерү институтында кабат ректор алмашынды

2013 елның 16 апреле, сишәмбе
ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры итеп Фәнүзә Тарасова билгеләнде. Аны ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов коллективка тәкъдим итте.
Фәнүзә Тарасова – филология фәннәре докторы, татар теленә өйрәтү буенча корылган “Ана теле” он-лайн мәктәбенең эчтәлек ягын кайгырткан эшче төркем җитәкчесе, 2007 елдан - Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының чит телләр факультеты деканы.
Фәнүзә Тарасовага кадәр ТР Мәгарифне үстерү институтын КДУ карамагындагы Лобачевский исемендәге лицей директоры булып эшләгән Елена Скобыльцына җитәкләгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International