Азнакайның яшь буыны дөнья халыкларының милли киемнәре һәм хәзерге дөньяда туган телнең әһәмияте турында белделәр. Азнакай районының мәдәни үзәге, Халыклар дуслыгы йорты һәм шәһәрнең 7 нче мәктәбе «Халык теле — күңел көзгесе» дигән чара уздырдылар.
Дәрес Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Алып баручылар нәкъ менә телнең хәзерге дөньядагы әһәмияте, күптөрлелеге турында яшь тыңлаучыларга сөйләделәр.
Балалар шулай ук дөнья халыкларының милли киемнәре элементлары, шул исәптән орнаментлар белән бизәлгән яулыклар белән таныштылар. Алар викторинада катнаштылар, иҗади биремнәр үтәделәр, халык биюләрен башкардылар. Яшь тамашачыларда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган видеороликлар аеруча зур кызыксыну уятты.
Чара ахырында катнашучылар һәм оештыручылар «И туган тел» җырын башкардылар.