Быел Татарстан мәктәпләре «Мәктәптә шахмат» проектын гамәлгә ашыруда актив катнашалар. Аның инициаторы – «Бердәм Россия»партиясе. Яңа мәйданчык Югары Ослан районының Макыл урта мәктәбендә дә ачылды.
Шахмат сөючеләр өчен монда барлык шартлар да тудырылган: зур шахмат кыры, шахмат такталары һәм сәгатьләре белән уңайлы өстәлләр урнаштырылган, укыту материалы белән стенд ясалган, дәресләрне телевизордан карарга була.
Шахмат зонасын булдыруда укытучылар һәм укучылар гына түгел, ата-аналар да катнашты. Балалар белән бергә алар төрле эшләнмәләр ясадылар. Тантаналы ачылышта район мәгариф бүлеге башлыгы Вилен Касыймов, Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева катнаштылар.
Бәйрәм вакытында һәркем тере шахмат фигуралары белән истәлеккә фотога төште һәм партия уйный алды.