Казанышларга цифрлы анализ укучыларга БДИга баллар өстәячәк

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Милли технологик инициативаның түгәрәк хәрәкәте укучыларның "Талант 20.35" бөтенроссия цифрлы конкурсына казанышларын кабул итә башлады. Җиңүчеләр һәм призерлар 100дән артык Россия югары уку йортына кергәндә БДИга өстәмә баллар алачак.

Укучыларның казанышлары җиде юнәлеш буенча бәяләнәчәк. Алар арасында - "Pythonда программалаштыру", "Комплекслы инженер биремнәрен чишү", "Программа робототехникасы", "Ясалма интеллект", "Табигый-фәнни тикшеренү", "Проект эшчәнлеге" һәм "Мәгълүмати иминлек". Укучы узган елларда да, быел да төрле чараларда, проектларда, конкурсларда, хакатоннарда никадәр күбрәк катнашкан һәм уңышка ирешкән булса – шулкадәр күбрәк баллар ала.

- "Талант 20.35" конкурсының барлык җиде компетенциясе РФ Мәгариф министрлыгы раслаган һәм өстәмә балларга хокук бирә торган исемлеккә кертелгән. "Талант 20.35" дипломын танучы югары уку йортлары саны икеләтә артты, – дип ассызыклады "Түгәрәк хәрәкәте" МТИ эшче төркеме лидеры Дмитрий Земцов. – Без университет үз максатчан компетенциясен белдерә һәм аның өчен булачак студентларны җәлеп итә алган "Талант" платформасында вузлар өчен "шәхси кабинет" эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Беренче адым ясалды инде: Ерак Көнчыгыш Федераль университеты, Мәскәү политехы, МАИ, Иннополис университеты, Төньяк Дәүләт университеты кебек югары уку йортлары мәктәп укучылары өчен үз чараларын тәкъдим итте, алар "Талант 20.35" конкурсында исәпкә алына.

"Талант 20.35" конкурсы мәктәп укучылары казанышларына цифрлы анализ ясауга нигезләнгән. 31 майга кадәр өлкән сыйныф укучылары МТИ "Талант" Түгәрәк хәрәкәтенең  платформасында talent.kruzhok.org, talent2035.nti-contest.ru  сайтында теркәлә һәм олимпиадаларда, хакатоннарда, проект мәктәпләрендә, узган курсларда катнашу турында мәгълүмат алырга мөмкин. Конкурста башка ярышлар да исәпкә алына, әйтик "Университет 20.35", "Яндекс.Лицея", "Сириус", "Сколково" һәм башкалар тәкъдим иткәннәре.

Нинди конкурсларның нәтиҗәләре кадерле баллар алып киләчәк? НТИ Түгәрәк хәрәкәте  олимпиадасы, проект мәктәпләре, "Киләчәк практикасы" челленджлары һәм хакатоннары, RUKAMI проектлары конкурсы, Милли технологик инициативаның "Архипелаг 20.35" интенсивы, "Зур чакырулар", "Цифрлы алгарыш", "Планета буенча дежур", "Реактор", "Преактум" кубогы конкурслары, онлайн-курслар, робототехника буенча ярышлар, вуз олимпиадалары һәм проект мәктәпләре һәм башкалар.

Иң югары балл алган катнашучылар  җиңүче һәм призер дипломнарын алачак һәм аларны вузга укырга кергәндә тәкъдим итәчәк, БДИ нәтиҗәләренә өстәмә 10 балл алу  мөмкинлеге дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International