Татарстанда Россия мәктәп укучылары хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Мәктәптән тыш эшләү үзәгендә өстәмә белем бирүнең социаль-педагогик юнәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы бүлекләре җитәкчеләре, муниципалитет кураторлары белән берлектә, республика һәм федераль инициативаларны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган актуаль эшчәнлек юнәлешләре һәм проблемалар турында фикер алыштылар. Игътибар үзәгендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте проектлары булды. ТР мәктәп укучылары хәрәкәте рәисе Динар Сафин һәм хәрәкәтнең төбәк координаторы Руфина Раззакова оешманың яңа идарәләрен тәкъдир иттеләр. «Игелеклелек каникулга китми», «Класслы очрашулар», «Вожатыйлар лигасы» илкүләм проектлар буенча эшчәнлеккә йомгаклар ясалды. Муниципалитетлар вәкилләре төбәк бүлеге структурасы белән танышты. Татарстанда хәрәкәт җитәкчеләре белән танышудан тыш, кураторларны  Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең зур мәктәп редакциясенең эш принциплары белән таныштырдылар.

Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Корпоратив университеты фикер алышу өчен аерым тема  булды. Әлеге ресурс укучыларга гына түгел, педагогларга да иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә яңа белем һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә. Университет контенты нигезендә җитәкчеләр белем бирү курсларын һәм программаларны узу буенча тәкъдимнәр әйттеләр.

Светлана Портнова (Республика сыйныфтан тыш эшләр үзәге ДБУ методисты) республикада балалар оешмалары эше аналитикасын үткәрде. Төбәк программаларын уңышлы гамәлгә ашыручы районнар, шулай ук Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең проектлары һәм акцияләре билгеләп үтелде. ТР мәктәп укучылары хәрәкәте җитәкчеләре Татарстан Республикасында оешманың сынау мәйданчыгына әйләнгән 26 мәгариф оешмасына тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International