Быелның яңалыгы булып информатика һәм ИКТ буенча БДИ компьютер формасында тапшырылачак. Имтиханны оештыру өчен кирәкле җиһазлар сатып алына. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Без хәзер җиһазлар сатып алабыз, аудиторияне җиһазландырабыз, анда информатика буенча БДИ компьютер формасында узачак. Бу компьютерлар, сканерлар, принтерлар. Барлык шартларны без һичшиксез имтиханнар башланганчы тудырачакбыз. Имтиханны сынау өчен мондый формада шартлар да тудырылган», – дип сөйләде мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Министр сүзләренә караганда, мәгълүматлаштыру буенча контроль-үлчәү материалларына гамәли программалаштыруга, электрон таблицалар белән эшләүгә һәм мәгълүмати эзләүгә заданиеләр кертелгән.
"Биремнәр нигездә узган еллардагы БДИның контроль-үлчәү материаллары белән дәвамчанлыкны саклый. Шул ук вакытта алар, кирәк булган очракта, имтихан тапшыруның яңа шартларына җайлаштырылган, – дип билгеләп үтте Һадиуллин.
Имтиханның бланк моделеннән аермалы буларак, быел биремнәрне үтәү программалаштыру телләрендә (С++, Java, C#, Pascal, Python) рөхсәт ителә һәм Бейсикта мисаллар төшереп калдырыла.
31 майдан 2 июльгә кадәр узачак БДИның төп чорында информатика һәм ИКТ буенча имтиханны Татарстанда 2,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырырга планлаштыра.
Информатика һәм ИКТ буенча компьютер формасында БДИ үткәрү 24 һәм 25 июньгә билгеләнгән.