Казанда мәктәп һәм балалар бакчалары директорларының кадрлар резервын яңартачаклар

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Татарстан башкаласында шәһәрнең муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен резервка кертүгә конкурс башланды. Кандидатларның менеджмент өлкәсендә белеме, шулай ук педагогик вазыйфаларда яки җитәкче вазифаларында кимендә биш ел эш стажы булырга тиеш. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов игълан итте.

«Конкурста мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре директорларының, шулай ук балалар бакчалары мөдирләренең позицияләрен алырга теләгән кандидатлар катнаша ала»,  диде ул.

Документларны конкурска 5 апрельдән 9 апрельгә кадәр кабул итәчәкләр, аннары кандидатларны сайлап алуның берничә этабын көтәләр. Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат Казан мэриясенең рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International