Татарстанда БДИ тапшыру өчен 83 имтихан уздыру пункты ачылачак

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Татарстанда БДИ тапшыру өчен төп чорда 83 имтихан уздыру пункты ачылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Имтихан үткәрү пунктлары республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә эшләячәк. Аларда онлайн-видеокүзәтү белән 1525 аудитория булачак. БДИ катнашучылары өчен урыннар саны – 22 меңнән артык», – дип сөйләде мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

БДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү өчен төп чорда 6,5 меңнән артык педагогик хезмәткәр җәлеп ителәчәк, дип билгеләп үтте спикер.

Ул иҗтимагый күзәтүләрне югары уку йортлары студентлары үткәрәчәк дип өстәде – һәр пунктта һәм һәр имтиханда икешәр кеше. Моннан тыш, аудиторияне махсус порталда (smotriege.ru) төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге онлайн-күзәтүчеләр караячак.

Алдагы еллардагы кебек үк, БДИда аудиториядә контроль-үлчәү материалларын бастыру технологиясе һәм имтихан үткәрү пункты штабында җаваплар бланкларын сканерлау кулланыла. Имтихан материалларын пунктларга тапшыру электрон чыганакларда башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International