Татарстанда быел БДИны төп чорда 18 меңнән артык катнашучы тапшырырга ниятли. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Спикер аныклап узганча, төп чорда бердәм дәүләт имтиханын быелгы чыгарылыш студентларының 16,5 меңнән артыгы, техникум һәм көллиятләрдән 186 укучы, узган елгы 1307 укучы һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 249 укучы тапшырачак. Дәүләт чыгарылыш имтиханына (ДЧИ) 1196 чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлде.
"Югары уку йортларына укырга керергә планлаштырмаган 11 сыйныф укучыларына БДИ урынына ике фән – рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырырга кирәк булачак. Бу урта белем турында аттестат алу өчен нигез булып тора», – дип искәртте мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, югары уку йортларына укырга керергә теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән һәм югары уку йортларына керү өчен кирәк булган фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. "Аттестат алу өчен аларга рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре дә җитәрлек булачак", – дип ачыклык кертте Һадиуллин.
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга, шулай ук инвалид балаларга урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен ДЧИ яки рус теле буенча БДИ формасында үтү нәтиҗәләре урта гомуми белем турында аттестат бирү өчен нигез булып тора», – дип өстәде ул. БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр узачак. Резерв көннәре 28, 29 июнь һәм 2 июльгә билгеләнгән. Гадәттәгечә, 2 июльдә барлык фәннәр буенча да резерв көн каралган.
БДИ өчен өстәмә чор 12 июльдән 17 июльгә кадәр узачак. Бөтен фәннәр буенча резерв көн – 17 июль. Быел вакытыннан алда тапшыру этабы бетерелде. Чыгарылыш имтиханнарының төп чоры 25 майдан 2 июльгә кадәр булачак. Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаганнар рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханын 25 һәм 28 майда тапшыра алачак. Резерв көннәр – 8 һәм 10 июньгә каралган. ДЧИга уңай бәя аттестат алу өчен нигез булып тора.
Шулай ук өстәмә ике чор каралган. Мәсәлән, 13 июль һәм 17 июль көннәрендә рус теле һәм математикадан ДЧИның төп чорында имтиханнарны авыру яки башка җитди сәбәпләре булганнар тапшыра алачак. 13еннән 17 сентябрьгә кадәр өстәмә чор билгеләнгән: рус теле һәм математика фәннәре дәүләт имтиханнарын җитди сәбәпләр аркасында элегрәк имтиханнарны уздырып җибәргән катнашучылар да, рус теле буенча БДИда минималь бусаганы үтмәгән катнашучылар да тапшыра алачак.