Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогика университетында «Киләчәк укытучысы. Студентлар» һөнәри конкурсының ярымфиналы башланды. Ул «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы кысаларында уза. Конкурс сынаулары 9 марттан 11 мартка кадәр өч көн дәвамында узачак. Проект Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. «Киләчәк укытучысы. Студентлар» проекты «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасыннан 18 студент әлеге конкурста катнашырга теләк белдергән. Болар – Чаллы дәүләт педагогика университеты, Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты (филиалы), Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты, Россия дәүләт социаль университеты, Удмурт дәүләт университеты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, ТИСБИ Идарә университеты студентлары.
Ярымфиналның тантаналы ачылышы «Киләчәк укытучысы. Студентлар» «Россия – мөмкинлекләр иле» проекты җитәкчесе Андрей Богданцевның видеомөрәҗәгатеннән башланды: «Хөрмәтле катнашучылар, сез җитди эш башкардыгыз, «Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсының ярымфиналына үттегез, үз төбәгегезне һәм үз вузыгызны бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукын исбатладыгыз. Безнең төп бурыч – актив, талантлы яшьләргә үзләрен күрсәтергә, һөнәри үсеш өчен яңа юллар ачарга мөмкинлек бирү. Ышанам, конкурс сынаулары сезнең киләчәк педагогик эшчәнлегегез өчен кызыклы һәм файдалы булыр. Алда сезнең ярымфиналның ывкыйгаларга бай өч көне көтә. Сез үзегезнең осталыгыгызны һәм сәләтләрегезне күрсәтерсез, яңалыкка өйрәнерсез, Идел буе федераль округының башка төбәкләрендәге студентлар белән танышырсыз. Конкурста катнашудан ләззәт алуыгызны, уңышлар телим!»
Идел буе федераль округыннан 100 студент конкурс ярымфиналына чакыру алды, алар дистанцион тест этабында иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Татарстан Республикасыннан 18 катнашучы, Пермь краеннан – 11 ярымфиналист, Удмуртия Республикасыннан – 10 студент, 9ар катнашучы – Мордовия Республикасыннан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән, Пенза өлкәсеннән – 8 конкурсант, Саратов өлкәсеннән – 7 студент, 6 ярымфиналист – Оренбург һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан, 5 катнашучы – Чувашия Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән – 2 студент һәм Киров өлкәсеннән 1 студент ярымфиналга чакырылган чакырылган.
Ярымфиналда катнашучыларга Түбән Новгород өлкәсенең мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры Ольга Петрова мөрәҗәгать итте: «Кадерле дуслар! Бүген бу залда җыелуыгызга шатмын, чөнки сез онлайн форматында узган этаплар, алар, һичшиксез, күпне өйрәтте, әмма эш ярымфиналга һәм финалга кадәр барып җиткәч, аураны һәм көндәшлек халәтен нәкъ менә шундый форматта тоярга мөмкин. Мин үзем «Россия - мөмкинлекләр иле» платформасының барлык проектларын да шәхсән бик яратам, ул барлык мәгънәләрдә уникаль, чөнки ул үзеңне сынап карарга һәм тоярга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, сез конкурста катнашудан курыкмадыгыз, чөнки, һичшиксез, актив тормыш позициясе булган кешеләр генә яңаны сынап карарга курыкмый. Россиянең киләчәге, аерым алганда, безнең мәгарифебез сезнең кулларда, чөнки безгә яңа кадрлар һәм яңа идеяләр кирәк».
Ул ярымфиналны үткәрү мәйданчыгы итеп Минин университеты сайлануы юкк гына түгел дип билгеләп үтте, чөнки ул педагогик белем бирүнең тотрыклы традицияләре булган югары уку йортларының берсе һәм финалда Идел буе федераль округы вәкилләре арасында Минин университеты студентлары да булачагына өметен белдерде. «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектлары – бу сезнең алда ачыла торган яңа башлангычлар, яңаны сынап караудан, үзеңне, үз көчеңне тикшерүдән курыкмаска гына кирәк. Финалга чыга алмаганнар да барыбер отышта булачак – алар үз компетенцияләренең тормышка ашуын тоя алачак, ә аны бер генә теоретик курста да алып булмый. Мин сезне котлыйм, уңышлар телим!» – дип ассызыклады Түбән Новгород өлкәсе мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры Ольга Петрова.
Ярымфиналны ачу тантанасында Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогика университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Виктор Сдобняков чыгыш ясады: «Минин университеты өчен – «Киләчәк укытучысы. Студентлар» Бөтенроссия конкурсының һөнәри мәйданчыгы булу безнең өчен зур горурлык. Быел югары уку йорты 110 еллыгын билгеләп үтә, һәм юбилей елының мондый дәрәҗәдәге вакыйгаларны үз эченә алуының аерым мәгънәсен билгеләп үтәсем килә. Конкурсның миссиясе – талантларны ачыклау һәм үстерү, белем бирү сыйфатын күтәрү – безнең университет үсешен күзаллауга һәм тулаем илнең мәгариф сәясәтенә аваздаш. Конкурсның принципиаль үзенчәлеге шунда ки, барлык биремнәр дә реаль вакыт режимында башкарыла, бу катнашучыларның команда эше күнекмәләрен дә, лидерлык сыйфатларын да күрсәтү сәләтен бәяләргә мөмкинлек бирә. Минемчә, конкурс фикердәшләр командасын формалаштыра, шулардан киләчәк укытучылар бергәлеге оешачак та» .
Предмет тестында Идел буе федераль округының күпчелек ярымфиналистлары рус телен, психология һәм педагогиканы, метапредметны (башлангыч мәктәптә укытыла торган төрле предметлар җыелмасы), җәмгыять белемен һәм математиканы сайладылар.
Конкурс сынаулары өч көн эчендә узачак. Катнашучыларны психологик-педагогик компетенцияләрен һәм һөнәри күнекмәләрен комплекслы бәяләү көтә. Башкарылган биремнәр нәтиҗәләре буенча һәр катнашучының шәхси рейтингы формалаштырылачак. Ярымфинал барышында шулай ук чакырылган экспертлар белән укыту-өйрәнү һәм коммуникация чаралары узачак.
Конкурс программасына түбәндәге блоклар керә:
– Кейс-турнир (психологик-педагогик кейслар биремнәре);
– «Киләчәк мәктәбе» проект спринты (төбәк мәктәпләре өчен биремнәр эшләү); – «Педагогик ориентир» стратегик уены.
Ярымфиналда катнашучылар өчен шулай ук нетворкинг, педагогик остаханәләр, мәдәни-белем бирү программасы кебек чаралар, шулай ук тарих фәннәре кандидаты, доцент, Россиянең «Знание» иҗтимагый-дәүләти агарту оешмасының Волгоград төбәк бүлеге рәисе Виктор Степаненко «Тәрбия» темасына ачык лекция узачак.
Округ ярымфиналы йомгаклары буенча конкурс финалында катнашачак студентлар билгеләнәчәк.
Финалистлар Бөтенроссия балалар үзәкләрендә («Артек», «Океан», «Орленок», «Смена»), шулай ук «Сириус» Мәгариф үзәгендә белем бирү стажировкаларын узарга мөмкинлек алачак.
Конкурсның максаты – үз һөнәри эшчәнлеген мәгариф системасы белән бәйләргә планлаштырган студентларны эзләп табу, үстерү һәм аларга ярдәм итү (шул исәптән өстәмә белем бирү системасында эшләргә планлаштырган яки инде эшли торган теләсә кайсы югары уку йортлары студентлары "педагог" икенче белгечлеген алырга планлаштырсалар яки студент педагогик отрядларында катнашсалар).
Мәгълүмати белешмә:
«Россия – мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча оештырылды. Оешманың төп максатлары: социаль мобильлекне күтәрү, гражданнарның шәхси һәм һөнәри мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен шартлар тудыру, шулай ук Россиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО Күзәтүчеләр советын РФ Президенты Владимир Путин җитәкли.
«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО 26 проектны берләштерә торган шул исемдәге платформаны үстерә: «Россия Лидерлары» идарәчеләр конкурсы, «Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсы, «Мин – профессионал» Студентлар олимпиадасы, «Минем беренче бизнесым» Халыкара конкурсы, «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы, «Карьера вакыты» Бөтенроссия проекты, «Россия иреклесе» Бөтенроссия конкурсы, «ТопБЛОГ» проекты, «Профстажировка 2.0» проекты, «Мәдәни код» проекты, Россия Студентлар язы» фестивале, «Кунакчыллык осталары» Бөтенроссия конкурсы, «Яшьләр инициативаларының грант конкурсы», «Цифрлы алгарыш» конкурсы, «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсы, «Елның иң яхшы социаль проекты» конкурсы, «Россия укучылар хәрәкәте – үзидарә территориясе» Бөтенроссия проекты, «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча ярышлар, «Идарә ит!» Бөөтенроссия менеджмент буенча яшьләр кубогы, «Ел студенты» Россия милли премиясе, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәте, «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты, «Вожатыйлар лигасы» Бөтенроссия конкурсы, «Минем илем – минем Россия» конкурсы, «CASE-IN» халыкара инженерлар чемпионаты, «НТИ Junior» Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы һәм «Политологлар конкурсы» (ЭИСИ белән берлектә үткәрелә).
«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО эшчәнлеге кысаларында 2019 елның февралендә «Сенеж» Идарә остаханәсе – белем бирү үзәге булдырылды. Ул актив гражданнар, шул исәптән заманча һөнәри әзерлек үткән һәм илгә һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәт итүнең берләштерелгән кыйммәтләре белән берләшкән компетентлы дәүләт хезмәткәрләре генерациясен формалаштырырга тиеш.
«Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы югары педагогик һәм башка программалар буенча югары белем юнәлешендә перспективалы белем алучыларны (студентларны) үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча конкурс, алар үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен предметлы белемнәре югары дәрәҗәдәге, төп психологик-педагогик компетенцияләре һәм һөнәри күнекмәләре булган мәгариф оешмалары белән бәйләргә планлаштыралар. Конкурста көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып укучы, 3 курстан да түбәнрәк булмаган бакалавриат һәм специалитет студентлары яки магистрантлар катнаша ала. Конкурста катнашу бушлай.