Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын үткәрүнең яңа тәртибе расланды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Россия мәгариф министрлыгы боерыгы белән мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасын үткәрүнең яңа тәртибе расланды. Тиешле документ Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән.

Яңа тәртип олимпиада этапларын, олимпиада уздыру вакытын, ул үткәрелә торган гомуми белем бирү предметлары исемлеген, олимпиада уздыруның оештыру-технологик моделен, олимпиадада катнашучыларны, аларның хокукларын һәм бурычларын билгели, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче затларга олимпиадада катнашу мөмкинлеген бирә.

«Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — олимпиада хәрәкәтен үстерүнең һәм талантларны ачуның иң мөһим инструментларының берсе. Без барлык олимпиадаларның намуслы һәм ачыктан-ачык үткәрелүенә омтылабыз, укучыларда Россиянең теләсә кайсы ноктасында үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек булсын. Без алга таба да ярышлар кагыйдәләрен камилләштерәчәкбез, әлеге ярышларда җиңү талантка һәм белемнәргә генә бәйле булсын өчен заманча технологияләр кертеләчәк, ә теләсә нинди тыкшынулар һәм хаталар төшереп калдырылыр иде”, — диде Россия мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

Үткәрү тәртибенә беренче тапкыр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар һәм инвалидлар өчен шартлар тудыру кирәклеген билгели торган нормалар кертелде. Олимпиадада инвалид балага урын алырга, биремне укырга, җавапларны җаваплар бланкына күчерергә ярдәм итәчәк ассистент-белгечләр катнаша ала.

Мәктәп этабы 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча, муниципаль — 25 декабрьдән, төбәк — 1 марттан, йомгаклау этабы 30 июньнән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш (бу көннән дә соңга калмыйча җиңүчеләр турында боерык бастырып чыгарылырга тиеш).

Олимпиаданы уздыру процедурасы технологик һәм үтә күренмәле булачак. Төбәк һәм йомгаклау этапларында биремнәр видеоязма чаралар белән җиһазланган аудиторияләрдә башкарыла. Телдән җаваплар шулай ук языла. Язма эшләр һәм телдән җаваплар жюриның кимендә ике әгъзасы тарафыннан тикшерелә.

Моннан тыш, олимпиаданың һәр этабында оештыручыларның җаваплылыгын норматив рәвештә беркетелде һәм арттырылды. Олимпиада биремнәренең конфиденциальлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде, олимпиада биремнәре комплектларында булган мәгълүматны яклау чаралары көчәйтелде, аерым алганда, аны эшләү һәм олимпиада уздыру урыннарына китерү вакытында.

2020/21 уку елында олимпиаданың йомгаклау этабында 2019/20 уку елы олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр катнаша, алар йомгаклау этабында катнашу өчен кирәк булган баллар җыя, шулай ук 2019/20 уку елында «призёр» статусын алмаган 2018/19 уку елы олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар.

Белешмә өчен

Бөтенроссия олимпиадасы дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Дүрт ел гамәлдә булган олимпиада дипломнары теләсә кайсы Россия югары уку йортына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керергә хокук бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International