Табигатьнең гаҗәеп дөньясы «Зур тәнәфес» конкурсының яңа атна темасы булды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

9 март көнне “ВКонтакте” социаль челтәрендә мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес»  бөтенроссия конкурсы берләшмәсендә “Табигатьнең гаҗәеп дөньясы” дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Атна «Табигатьне сакла!» ае кысаларында узачак, аның партнеры «Даланың тере табигате» ассоциациясе.

 9 март көнне "Сайлюгемский" милли паркы директоры Денис Маликов катнашында онлайн-лекторияләр ачачак, ул укучыларга сирәк төр хайваннарны өйрәнү һәм саклау буенча галимнәр эше турында сөйләячәк.

10 мартта  балалар һәм олылар өчен GekBrains белем бирү платформасыннан «Видеоблогинг: стартерпак» онлайн-вебинары узачак.

11 мартта «Зур тәнәфес» бергәлегендә катнашучылар өчен Сайлюгем тыюлыгыннан  «Экологик квиз» интеллектуаль сугышы узачак.

12 мартта Ростов тыюлыгының фән буенча директор урынбасары, орнитолог, биология фәннәре кандидаты Александр Липкович катнашында «Орнитология: каләм сынавы» онлайн-лекториясе узачак.

13 мартта «#ДобраяСуббота» традицион акциясе – һәркем эшли ала торган игелекле эшләргә багышланган көн булачак. Акция Бөтенроссия студентлар корпусы ярдәме белән «Бергәләп иминлек өчен!»  девизы астында узачак.

14 мартта атнаны «Крокодил: син табигатьне саклау турында нәрсә беләсең» онлайн-уены тәмамлый, аның барышында укучылар экология турында белемнәрен тикшерә алачак.

Белешмә өчен

«Зур тәнәфес» конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле»  президент платформасы проекты. Бәйгенең беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 1 миллионнан артык укучы катнашты. Конкурсның максаты – һәр яшүсмергә үзләрен күрсәтү һәм үзеңнең көчле якларыңны табу мөмкинлеге бирү.

Конкурс ел саен узачак, «Зур тәнәфес»нең яңа сезоны 2021 елның 28 мартында, Зур тәнәфес көнендә старт алачак.

«Зур тәнәфес» конкурсын «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО, Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ оештыра.

«Зур тәнәфес»нең  партнерлары — Саклык банкы, Mail.ru Group.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International