Россия Мәгариф министрлыгы "Педагогик университет гүзәле" акциясен башлап җибәрде

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Акциягә кушылу өчен, үз һөнәрең турында ачык һәм гадәти булмаган формада сөйләү зарур: ике минут ярымнан да артык булмаган видеовизитка ясау һәм аның белән педагогик эшчәнлектә булган тормыш максатлары һәм планнары, шулай ук үз хыялың, мавыгуларың белән уртаклашу, үз девизыңны җиткерү.

8 марттан 21 мартка кадәр видеороликны «ВКонтакте» һәм/яки «Инстаграм» социаль челтәрләрендә урнаштырырга, аны #мисспедвуз, #япедагог хештеглары белән бергә Instagramда сайтның махсус төзелгән бүлегенә эләргә кирәк. Һәр педагогика югары уку йортыннан чикләнмәгән күләмдә  катнашучыдан гариза  бирергә мөмкин.

Катнашучыларның видеовизиткалары һәр ике көн саен «Педвузы» телеграмма-каналы мессенджерында урнаштырылачак. Иң яхшы визиткалар онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк, ул 22 мартта башланачак һәм берничә этапта узачак.

Тавыш бирү өчен «Педвузы» телеграм-каналына язылырга кирәк.

Иң яхшы эшләр Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының рәсми ресурсларында урнаштырылачак, ә иң күп тавыш җыйган видеовизиткалар авторлары истәлекле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International