Татарстан Республикасыннан 7 студент «Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы финалистлары булды

2021 елның 12 марты, җомга

Түбән Новгородта Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар өчен оештырылган, «Россия – мөмкинлекләр иле «Президент платформасына керүче «Киләчәк укытучысы. Студентлар» һөнәри конкурсының округ ярымфиналы тәмамланды. Конкурс сынаулары 9 марттан 11 мартка кадәр өч көн дәвамында барды. Проект Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. «Киләчәк укытучысы. Студентлар» проекты «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

"Ярымфинал нәтиҗәләре буенча иң көчле 25 катнашучы билгеләнде, алар хәзер "Киләчәк укытучысы. Студентлар" конкурсы финалында җиңү өчен көрәшне дәвам итәчәк. Татарстан Республикасын 7 финалист, Пермь краен – 4, Пенза һәм Оренбург өлкәләрен, Марий Эл Республикасын, Удмуртия Республикасын һәм Башкортостан Республикасын – 2 студент, Мордовия Республикасын, Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәләрен, шулай ук Чувашия Республикасын берәр финалист тәкъдим итәчәк, – дип сөйләде «Киләчәк укытучысы. Студентлар" АКБО "Россия - мөмкинлекләр иле" проекты җитәкчесе Андрей Богданцев. – Минин университеты җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең өчен округ ярымфиналының сезнең югары уку йорты диварларында узуы зур дәрәҗә. Студентлар белән һәм университетта алып барыла торган фәнни эшчәнлек буенча сез үткәрә торган зур эш студентлар, педагоглар үсешенә юнәлтелгән – ә бу безнең уртак бурычыбыз. Конкурста катнашучылар бу өч көн эчендә башка төбәкләрдән фикердәшләрен таптылар һәм үзләре өчен эшләргә тиешле үсеш нокталарын күрделәр, экспертлар фикеренә колак салдылар, дип ышанасы килә. Кем генә җиңүче булмасын, бездә җиңелүчеләр булмаячак. Студентларның һәркайсы үзе өчен ниндидер яңа әйбер тапкандыр дип өметләнәм. Барыгызга да алга таба үсүегезне телим!"

Татарстан Республикасыннан финалга юллама алдылар:

• Газизова Чулпан Рафаэль кызы, Чаллы дәүләт педагогика университеты, 4 курс, бакалавриат/белгечлек;

• Карпов Тимур Валерьевич, Чаллы дәүләт педагогика университеты, 5 курс, бакалавриат/белгечлек;

• Кутепова Татьяна Олеговна, А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты,4 курс, бакалавриат/белгечлек;

• Мөхәмәдиева Рушания Марсель кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының  Алабуга институты (филиалы), 4 курс, бакалавриат/белгечлек;

• Стефаненко Екатерина Рудольфовна, ТИСБИ Идарә университеты, 3 курс, бакалавриат/белгечлек;

• Шәйхаттарова Алинә Ленар кызы, Чаллы дәүләт педагогика университеты, 5 курс, бакалавриат/белгечлек;

• Яровиков Евгений Владимирович, Чаллы дәүләт педагогика университеты, 3 курс, бакалавриат/белгечлек.

Чулпан Газизова болай дип сөйләде: «Булачак педагог мобиль, креатив, толерант, уйлап табучан һәм үз эшенең профессионалы булырга тиеш. Педагогик конкурслар үз-үзеңне камилләштерү, көчле һәм йомшак якларны ачыклау, фикердәшләр белән элемтәләр урнаштыру өчен кирәк. Шәхсән минем өчен "Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасының  "Киләчәк укытучысы. Студентлар" конкурсында катнашу яңа белемнәр ачу, мөмкинлекләр чикләрен киңәйтү, һөнәри осталыкларны камилләштерү булды".

Тимур Карпов фикеренчә, булачак укытучы өчен төп сыйфатлар – ул белем алу, коммуникативлык, мәгълүмат кырында компетентлык, ә калганнары барысы да традицион рәвештә. "Россия – мөмкинлекләр иле" платформасының «Киләчәк укытучысы. Студентлар” конкурсы кебек бәйгеләр  педагоглар даирәсендә аралашу, алга таба һөнәри үсешкә мотивация өчен кирәк – бу чын мәгънәсендә социаль һәм профессиональ лифтлар. Монда конкурентлы тирәлектә аралашу тәҗрибәсе, алга таба һөнәри үсеш һәм эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр бар», –  диде Тимур.

Татьяна Кутепова фикеренчә, киләчәк укытучысы чыдамлыкка, зирәк акылга ия булырга, педагогика фәнендә соңгы үзгәрешләрдән хәбәрдар  булырга тиеш. Аның фикеренчә, профильле һәм, аерым алганда, педагогик конкурслар профессиональ үсеш өчен кирәк, алар ниндидер яңа нәрсәләрне белү, башка педагоглар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.

«Киләчәк укытучысы. Студентлар" конкурсының төп кыйммәте – минем үз урынымда булуымны аңлау, тәҗрибә уртаклашу, компетентлы кешеләр белән танышу, үз хыялымдагы команданын җыю мөмкинлеген бирә, – дип сөйләде Рушания Мөхәммәдиева.

Екатерина Стефаненко киләчәк укытучысының төп сыйфатлары буларак, максатчанлыкны, белемлелекне билгеләп үтте. Аның фикеренчә, мондый конкурслар беренче чиратта һөнәри сәләтләрне үстерергә ярдәм итә, яңаны белергә мөмкинлек бирә. «Бу конкурста катнашыргамы-юкмы дип  уйланучыларга киңәшем – "Киләчәк укытучысы. Студентлар" конкурсында катнашыгыз, "һәр көн саен яхшырак булырга омтылыгыз", –  дип Екатерина.

"Кем ул киләчәк укытучысы? "Киләчәк" сүзенә игътибар итәргә кирәк. Киләчәк — ул безнең балалар, укучылар. Киләчәк укытучысы, беренче чиратта, укучылар белән хезмәттәшлек итә белергә һәм алар өчен "файдалы" булырга тиеш. Моның өчен аңа хәзерге заман дөньясы ихтыяҗларын тоярга һәм белергә кирәк, киләчәк укытучысы өзлексез үсәргә, өйрәнергә, тормышка һәм үз укучылары өчен дөньяга озатучы булырга тиеш ", –  дип саный Алина Шәйхаттарова. Алинә фикеренчә, "Россия — мөмкинлекләр иле" платформасы "Киләчәк укытучысы. Студентлар“ конкурсы үз һөнәри өлкәңдә лидер булу, көндәшлеккә сәләтле булу, үз идеяләрен тәкъдим итү, идеяләрне эшкәртү һәм хезмәттәшләренең идеясен һәм карарын игътибарга алу өчен кирәк. «Һичшиксез, бу конкурста катнашырга кирәк. Ул, беренче чиратта, һәрберебезгә шәхсән кирәк булган күп кенә өлкәләрдә үз-үзен үстерүне күздә тота. Теоретик һәм практик белемнәрне системалаштырырга, һөнәри осталыкларны һәм һөнәри күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирә", —дип өстәде Алина Шәйхаттарова.

Евгений Яровиков фикеренчә, булачак укытучы өчен төп сыйфатлар — инициативалылык, яңа шартларга тиз җайлашу, үз һөнәреңә мәхәббәт һәм ышаныч. Евгений фикеренчә, һөнәри конкурслар — бөтен илдән килгән педагогик югары уку йортлары студентлары белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен иң яхшы мәйданчыклар, алар аралашу һәм яңа белем һәм тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек бирә. "Уйлаучыларга киңәшем – катнашырга кирәк! Берничә көн эчендәге шундый нәтиҗәле һәм шактый зур эш онытылмаслык хис-кичерешләр һәм канәгатьләнү хисе калдыра ", — дип ышана Евгений Яровиков.

Ярымфиналда катнашучыларны бүләкләү тантанасында Түбән Новгород өлкәсенең мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры Ольга Петрова мөрәҗәгать итте: «Әле күптән түгел генә монда килеп: «Егетләр-кызлар, курыкмагыз! Катнашыгыз, җиңегез, җиңегез! Кыю карарлар тәкъдим итегез" дигән идек. Бүген инде йомгак ясагар көн килеп җитте. Мин сезнең һәрберегез әлеге чарадан үзенә кирәген алгандыр дип бик өметләнәм. Һәм, бәлки, бераз күбрәктер дә. Һәм сезнең презентацияләрегезне тыңлаган безнең директорлар, һичшиксез, файдалы карарларыгызны кулланырлар. Безнең барлык мәгариф учреждениеләрендә дә сезнең кебек менә шундый креатив, актив, сынап карарга курыкмаучы, конкурсларда катнашучыларны көтәләр. Мин ышанам, сез барлык инициативаларда катнашырсыз. "Россия — мөмкинлекләр иле" күпсанлы проектлар, лидерлык һәм һөнәри проектлар тәкъдим итә. Бу уникаль платформа, ул үз-үзеңне сынап карарга, аның проектларына салына торган инструментларны һәм карарларны кулланып, бәя ясарга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә мин сезне шушы сынау аша узуыгыз белән котлыйм. Барыгыз да җиңүче булмаячак, әмма җиңү һәркемнеке дә булачак һәм бу, барыннан да элек, үз-үзеңне җиңү".

Катнашучылар психологик-педагогик компетенцияләргә  һәм һөнәри күнекмәләргә комплекслы бәя бирү аша үттеләр. Башкарылган биремнәр нәтиҗәләре буенча һәр катнашучының шәхси рейтингы формалаштырылды.

Ярымфинал барышында бәйгедә катнашучылар өчен чакырылган экспертлар тарафыннан укулар оештырылды һәм коммуникация чаралары үткәрелде. Ярышлар төрле форматларда төзелгән һәм педагогның һөнәри һәм шәхси үзенчәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән өч блоктан, шулай ук укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган күнекмәләрдән тора.

Беренче көнне конкурсантлар ачык белем бирү лекциясендә катнашты, аны тарих фәннәре кандидаты, доцент, Россия "Знание" иҗтимагый-дәүләт агарту оешмасының Волгоград төбәк бүлеге рәисе Виктор Степаненко уздырды. Аннары нетворкинг форматында ярымфиналистлар таныштылар һәм контактлар белән алмаштылар. Беренче көннең Кейс-турниры барышында булачак педагоглар, укыту практикасындагы хәлләрне анализлап, психологик-педагогик кейсларның биремнәрен чишүдә ярыштылар.

Икенче көнне ярымфиналистлар Минин университетында “Кайнау ноктасы”нда экскурсиядә булдылар һәм мәгариф темасы квизенда катнаштылар. Ярымфинал чарасының йомгаклау көнендә студентлар «Педагогик ориентир» стратегик уены биремнәрен башкарды.

Финалистлар бөтенроссия балалар үзәкләрендә («Артек», «Океан», «Орленок», «Смена»), шулай ук «Сириус» мәгариф үзәгендә белем бирү стажировкаларын узу мөмкинлеге алачак.

Мәгълүмати белешмә:

«Россия – мөмкинлекләр иле» автономияле  коммерцияле булмаган оешмасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча оештырылды. Оешманың төп максатлары: социаль мобильлекне күтәрү, гражданнарның шәхси һәм һөнәри мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен шартлар тудыру, шулай ук Россиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО Күзәтүчеләр советын РФ Президенты Владимир Путин җитәкли.

«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО 26 проектны берләштерә торган шул исемдәге платформаны үстерә: «Россия Лидерлары» идарәчеләр конкурсы, «Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсы, «Мин – профессионал» Студентлар олимпиадасы, «Минем беренче бизнесым» Халыкара конкурсы, «Зур тәнәфес»  Бөтенроссия конкурсы, «Карьера вакыты» Бөтенроссия проекты, «Россия иреклесе» Бөтенроссия конкурсы, «ТопБЛОГ» проекты, «Профстажировка 2.0» проекты, «Мәдәни код» проекты, Россия Студентлар язы» фестивале, «Кунакчыллык осталары»  Бөтенроссия конкурсы, «Яшьләр инициативаларының грант конкурсы», «Цифрлы алгарыш» конкурсы, «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсы, «Елның иң яхшы социаль проекты» конкурсы, «Россия укучылар хәрәкәте –  үзидарә территориясе» Бөтенроссия проекты, «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча ярышлар, «Идарә ит!»  Бөтенроссия менеджмент буенча яшьләр кубогы, «Ел студенты» Россия милли премиясе, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәте, «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты, «Вожатыйлар лигасы» Бөтенроссия конкурсы, «Минем илем – минем Россия» конкурсы, «CASE-IN» халыкара инженерлар чемпионаты, «НТИ Junior»  Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы һәм «Политологлар конкурсы» (ЭИСИ белән берлектә үткәрелә).

«Россия – мөмкинлекләр иле»  АКБО эшчәнлеге кысаларында 2019 елның февралендә «Сенеж»  Идарә остаханәсе – белем бирү үзәге булдырылды. Ул актив гражданнар, шул исәптән заманча һөнәри әзерлек үткән һәм илгә һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәт итүнең берләштерелгән кыйммәтләре белән берләшкән компетентлы дәүләт хезмәткәрләре генерациясен формалаштырырга тиеш.

«Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы югары педагогик һәм башка программалар буенча югары белем юнәлешендә перспективалы белем алучыларны (студентларны) үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча конкурс, алар үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен предметлы белемнәре югары дәрәҗәдәге, төп психологик-педагогик компетенцияләре һәм һөнәри күнекмәләре булган мәгариф оешмалары  белән бәйләргә планлаштыралар. Конкурста көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып укучы, 3 курстан да түбәнрәк булмаган бакалавриат һәм специалитет студентлары  яки магистрантлар катнаша ала. Конкурста катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International