Егерме бер регион проект финанславы кысаларында кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләүне яңарту мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында хәбәр итте.
Шуңа бәйле рәвештә республика җитәкчесе тиешле чараның 2022-2023 елларда гамәлдә булуын искәртте.
Моннан тыш, Рәис ТР төзелеш объектларын коммуналь челтәрләргә тоташтыру проблемасына игътибар итте.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, гамәлдәге процент ставкасы инвесторларга, элек алар моны эшләгән Федерация субъектларында да, яңа микрорайоннарда социаль объектлар төзергә мөмкинлек бирми.
РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы Владимир өлкәсендә күптән түгел төзелгән Доброград шәһәрендә оештырылды. Аны видеоэлемтә буенча РФ Президенты Владимир Путин уздырды. Рөстәм Миңнеханов чарада “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга җаваплы комиссия җитәкчесе буларак катнашты.