Казаннан ике укучы, Альберт Семенов һәм Рәшит Фәсхетдинов Россия җыелма командасы составында 59 нчы Халыкара химия олимпиадасында (International Mendeleev Chemistry Olympiad) катнашу өчен Бразилиягә юл тотачак. Яшь химиклар турнирында РФны тәкъдим итәчәк команда турында бүген М.В. Ломоносов исемендәге МГУ Университет гимназиясе директоры Александр Гладилин сөйләде, дип тапшыра ТАСС.
Химия буенча халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы быел 5-13 майда узачак. Оештыручылар гадәттәгечә МДУның химик факультеты һәм Мельниченко фонды. Оештыручы-партнер бу юлы Минас-Жерайс штатының Федераль университеты.