КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернаты 2021/2022 уку елына 7, 8 һәм 10 сыйныфларга конкурс игълан итә.
Сайлап алу сынауларында катнашу өчен укучыларга электрон теркәлү һәм дистанцион тест узарга кирәк, ул 2021 елның 25 февраленнән 31 маена кадәр ачык булачак. Югарыда күрсәтелгән фәннәр буенча база белемнәре бәяләнә.
Тест:
7 сыйныф – математика;
8 һәм 10 сыйныфлар – математика һәм физика
Шулай ук математика, физика, информатика яки инженер-техник өлкәләрдә төбәк һәм аннан да югаррак дәрәҗәләрдә конкурслар/олимпиадалар өлкәсендә уңышка ирешкән балаларның 7, 8, 10 һәм 11 сыйныфларга конкурстан тыш керү мөмкинлеге дә бар.
Сайлап алу процессы турында тулырак мәгълүмат сайтта һәм 8 (843)231-97-93 телефон номеры буенча. Уку һәм лицейда яшәү бушлай, дип аныклыйлар уку йорты администрациясендә.