Сораштыру: 80% укучы үз-үзләрен бизнеста сынап карарга тели

2021 елның 12 марты, җомга

80% укучы үзләрен бизнеста сынап карарга тели, өстәвенә аларның 13,7%ы —  инде якын арада, укуы белән параллель рәвештә. Мондый мәгълүматларны "Минем беренче бизнесым" халыкара конкурсы белгечләре алды ("Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты). Сораштыруда бөтен Россиядән 4366 укучы катнашты.

Шунысы  кызык: егет-кызларның 21%ы югары уку йортын тәмамлаганнан соң ук үз бизнесын ачарга тели, 35% —  белем алганнан соң 2 ел узгач, тагын чирек респондент —  югары уку йортыннан соң 5 ел узгач, үз өлкәсендә профессионаллар булгач та.

Экспертлар бу мәгълүматларны студентлар арасында узган тикшеренүләр белән чагыштыралар һәм нәтиҗә ясыйлар: эшкуарлыкка мәктәп укучылары (80%) студентлар (61%) белән чагыштырганда күбрәк юнәлгән.

Укучылар үз эшләрен башлау өчен иң перспективалы өлкә дип сәнгать һәм моданы атаганнар (18,2%), шул ук вакытта студентлар хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстенлек биргән (19%). Шулай ук мәктәп укучыларының популяр юнәлешләре арасында — мәдәният һәм иҗат (12%), маркетинг, реклама, PR, яңа медиа (10,1%), киберспорт (10,1%), социаль өлкә (7,7%) һәм сәүдә (7,6%), MedTech (медицина технологияләре) (6,4%), хезмәт күрсәтү өлкәсе (5,8%), техника (4,9%) һәм транспорт (3,7%).

Кешегә үз бизнесы нәрсә бирә ала? Плюслар арасында укучылар үз идеяләрен тормышка ашыру һәм яңа продуктлар булдыру (22,7%) мөмкинлеген атадылар, киләчәктә шәхси брендны үстерү, җәмгыятьтә ихтирам яулау һәм танылу алу (18,6%), хезмәт хакы күләменә мөстәкыйль йогынты ясау мөмкинлеге (16,4%) һәм ошаган проектлар/бурычларны үтәү (16,2%). Җитәкченең булмавы, үз командасын формалаштыру мөмкинлеге һәм сыгылмалы график сораштырылучыларның 9% ы өчен генә әһәмияткә ия.

–                   Һәр өченче укучы бизнес башлау өчен финанс ярдәме кирәк дип саный (31,4%), 29,1% сораштырылучылар мөһим эксперт ярдәме дип саный, ә 23,8% - көчле команда. Барлык бу амбицияле балалар "Минем беренче бизнесым" конкурсында катнашып,әлеге сыйфатларны таба. Конкурсантларның остазлары — иң яхшы эшмәкәрләр, ә дуслары һәм хезмәттәшләре — фикердәшләргә әйләнә. Иң яхшы катнашучылар кыйммәтле призлар ала, алар арасында ноутбуклар, кесә телефоннары, бизнес-укыту, шулай ук үз продуктларын үстерүгә грант оту мөмкинлеге дә бар, - дип билгеләп үтте "Россия — мөмкинлекләр иле" АКО генераль директоры урынбасары Алексей Агафонов.

Үз бизнесыңны ачу җиңелме? Егетләрнең күбесе (50%тан артык) фикеренчә, бер идея генә аз, чөнки үз бизнесы өчен менеджмент, идарә һәм үстерү өлкәсендәге күнекмәләр кирәк. Россия укучыларының 16,5% ы эшкуарлыкны күп вакыт таләп итә торган авыр хезмәт дип атады.

Уңышның төп факторы нәрсәдә? Яшьләрнең яртысыннан артыгы төгәл уйланылган бизнес-планны билгеләп үтте. Һәр өченчесе уңыш өчен күп эшләргә кирәк дип саный, һәр дүртенчесе алга киткән инновацион идеяне, максатчан аудиторияне дөрес билгеләү һәм алга этәрүне атады. Яртысыннан артыгы профильле белем алуны эшкуар өчен яхшырак дип саный, тагын 27%ы—  белем алуны бизнеста казанышларның мәҗбүри өлеше дип атады.

78% укучы фикеренчә, җенес бизнеста уңышларга йогынты ясамый, шуңа да карамастан 17,5% ир-атларга биеклеккә ирешү җиңелрәк дип ышана. Укучыларның 4,5% ы гына хатын-кызларга бизнес алып бару җиңелрәк дип саный.

- Сораштыру кысаларында балалар уңышлы эшмәкәрләргә мисаллар китерде. Аларның күпчелеге — заманча Россия бизнесменнары, алар арасында "Wildberries"ка нигез салучы Татьяна Бакальчук, "ВКонтакте" социаль челтәрен һәм "Telegram" мессенджерын булдырган Павел Дуров, "Додо Пицца" компаниясенә нигез салучы Федор Овчинников, "iSpring" IT-компаниясе директоры Юрий Усков, "Like" холдингына нигез салучы Аяз Шабутдинов һәм башкалар. Укучылар Россиядә эшмәкәрлек үсеше белән актив кызыксыналар, кейслар өйрәнәләр һәм заманча Россия тәҗрибәсенә йөз тоталар, — дип сөйләде "Минем беренче бизнесым" проекты җитәкчесе Евгений Исак.

Студентлар да, мәктәп укучылары да эшкуарлыкны үстерү өчен яшьләрне реаль проектларга җәлеп итәргә, шулай ук ярдәмнең һәм ташламаларның махсус программаларын булдырырга кирәк, дип саный. Моннан тыш, укучылар инде хәзер үк үзләренең расписаниесендә эшмәкәрлек буенча кереш курслар (41%) булдырырга һәм эре компанияләрдә практика узарга мөмкинлек алырга телиләр (46%).

Эшмәкәр өчен кирәкле топ-5 сыйфатта: максатчанлык (59,3%), хезмәт сөючәнлек (52,7%), лидерлык сыйфатлары (38,2%), профессионализм (35,2%) һәм белемлелек (30,6%).

Сораштыру 18 февральдән 10 мартка кадәр Россия мәктәпләренең урта һәм өлкән сыйныф укучылары арасында онлайн үткәрелде. "Минем беренче бизнесым" халыкара конкурсы «Мәгариф” илкүләм проектының "Һәркем өчен социаль лифтлар" федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International