Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
«Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компоненты» темасына семинар узды
2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
16 апрель көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компоненты” дигән темага семинар үтте. Әлеге семинарны Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы бергәләп оештырды. Семинарда галимнәр, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, республиканың 20 районыннан укытучылар, тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре, музей хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасы баш редакторы Людмила Белоусова, семинарны ачканда, аның ни өчен оештырылуы, монда нинди бурычлар куелуы, нинди нәтиҗәләргә ирешү күз алдында тотылуы турында сөйләде.
Буыннан буынга килгән һәм тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф – гадәтләр, гыйлем – күнекмәләр, педагогик карашлар һәм аларның яшь буынга белем – тәрбия бирүдәге роле турында сүз алып барылды семинарда . Һәр баланың табигый сәләтләрен мөмкин кадәр күбрәк үстерү һәм тормышта туган теләсә нинди мәсьәләләргә тәнкыйди якын килеп, аларны мөстәкыйль рәвештә чишә алучы яшь буын тәрбияләүдә халык педагогикасының әһәмиятен үзенең чыгышында Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров яктыртты. Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Илгизә Гомәрова да семинар темасының бүгенге көндә кирәкле булуын ассызыклап, милли горурлык хисе кичерүче, бүгенге вәзгыятьтә туган теленә карата игътибарлы, бар күңеленнән рәхәтләнеп аралашырга омтылучы шәхес тәрбияләүнең актуаль проблема булып торуын билгеләп үтте.
Семинарда «Айбагыр» этник лагереның педагог-оештыручысы Светлана Максимова, Казан культура һәм сәнгать университеты профессоры Татьяна Дунаева, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Ольга Бятикова, Чаллы шәһәре керәшен атнакөн мәктәбе директоры Нина Кудряшова, Казан федераль университеты доценты Николай Максимовлар чыгыш ясады. Фикер алышуларда Мамадыш районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Степан Спиридонов, Алабуга районы Шүрнәк гомумбелем бирү мәктәбе директоры Валерий Абакаев, Әлмәт шәһәре 36 нчы балалар бакчасы җитәкчесе Татьяна Гудакова һ.б. катнашты.
Казан шәһәре Яңа Савин районының 13 нче гимназиясендә эшләп килүче күп милләтле якшәмбе мәктәбенең керәшен фольклор классыннан “Балтырган” төркеме чыгышы (җитәкчесе Татьяна Галкина) чарада катнашучыларны таң калдырды. Семинар керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды.
Семинарда катнашучылар укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компонентын куллану мәсьәләсен бүген үк хәл итәргә кирәклеген ассызыкладылар. Бу эшне системалы алып бару максатын күз алдында тотып, координацион Үзәк төзелде. Үзәккә әлеге өлкәдә эш алып барырга тиешле 9 кеше кертелде.
Мария Мартынова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз