Татарстанда рус теленнән 27 укучы БДИ тапшырды

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
Татарстанда рус теленнән унберенче сыйныфта белем алучы 27 укучы БДИ тапшырды. 20 апрельдә Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры башланды.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) раслаган бердәм расписание буенча, ул бу уку елында 20 апрель – 6 май көннәренә туры килә.
2013 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләп, Россиядә 850 меңнән артык кеше гариза биргән, шуның 763 меңе – элекке елларда мәктәп тәмамлаучылар.
Татарстанда рус теленнән сынау тотучы укучыларның күпчелеге – “Рубин” футбол клубында шөгыльләнүчеләр һәм бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдәге йөзү, баскетбол һәм шайбалы хоккей ярышларына китүчеләр. Алар Казанда Әмирханов урамы, 111 адресы буенча урнашкан имтихан үткәрү пунктында сынау тотачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International