Нурлатта балалар бакчаларына чират мәсьәләсе хәл ителә

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
Нурлат муниципаль районында балалар бакчаларына чират мәсьәләсе хәл ителә.
Бүген районда 650 сабый балалар бакчасына үз чиратын көтә. Якын арада тагын бер – “Шатлык” балалар бакчасын ачкач, бакчаларда урын проблемасы күпкә хәл ителер, дип планлаштыралар район мәгариф бүлегендә. Районның 5 балалар бакчасы мөдире һәм 2 мәгариф бүлеге хезмәткәре киләсе атнада Зәйдә “Электрон балалар бакчасы” системасы буенча узачак өйрәнү семинарына җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International