Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе беренче район фәнни-гамәли конференциясен үткәрде
2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе үткәргән беренче район фәнни-гамәли конференциясенең “Эзләнү” дип аталуы юкка гына түгел: укучылар җитәкчеләре белән берлектә фәнни эзләнүләр алып бара. Табышлары мактанырлык – проектларның кайберләрен инде бүгеннән үк эшкә җигәргә мөмкин, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Фәнни-гамәли конференция үткәрү фикере Олы Кайбыч мәктәбендә туган. Аны район күләмендә уздырып, беренчесен Кайбыч районының туган көненә багышларга уйлаганнар. Олы Кайбыч, Федоровское, Кошман, Хуҗа Хәсән, Чүти, Борындык мәктәпләреннән 30дан артык укучы тарих, биология, география, психология, математика, геометрия, рус теле, инглиз теле, татар әдәбияты буенча киңкырлы, тирән эчтәлекле, фәнни яктан гаять әһәмиятле, һәм шул ук вакытта кызыклы чыгышлар әзерләгән иде. Араларында Кайбыч ягы, аның табигатенә, төбәкнең атаклы әдәбият һәм фән эшлеклеләренә, тырыш кешеләренә багышланган фәнни-тикшеренү эшләре байтак булуы аеруча кадерле. Балалар туган якның тарихын һәм бүгенгесен өйрәнә икән, димәк, киләчәге дә өметле дигән сүз. Ә бу киләчәкне тагын да яктырак итү өчен үзләреннән өлеш кертә башладылар да инде. Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айсылу Әхмәтшинаның “Кайбыч имәнлекләре: кичә, бүген, иртәгә” (фәнни җитәкчесе Татьяна Анисимова) дигән проект эше, мәсәлән, һичшиксез кулланылырга хокуклы. Алар ике елдан артык Кайбычта имәннәр үстерү тарихын, аларның бүген ни хәлдә саклануын җентекләп өйрәнгән. Район башлыгы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Альберт Рәхмәтуллин да проект белән кызыксынуын белдерде:
– Районның үсешенә файда китерердәй һәр фикерне алдагы эшебездә кулланачакбыз дип сүз бирәм. “Кайбыч имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәгендә эшләү өчен белгечләр кирәк булачак әле безгә. Мәктәпне тәмамлагач, әлеге үзәктә эшләргә теләге булган һәркемгә Йошкар-Ола шәһәрендәге политехника институтында түләүсез белем алу мөмкинлеген тудырачакбыз, – дип ышандырды ул.
Аның тәкъдиме белән җитди кызыксынучылар да табылды. Айсылуның фәнни эше Кайбыч районының тарихы, мәдәнияте, әдәбиятына багышланган фәнни эшләр секциясендә икенче урынны алды. Бу секциядә беренче урын Олы Кайбыч мәктәбенең 10 “Б” сыйныфы укучысы Айсылу Камалиеваның “Ата-бабаларым тарихыннан” (җитәкчесе Альбина Хәйруллина) эшенә бирелде. Айсылу бабалары нәселенең Оренбург яки Себер татарларына барып тоташуын ачыклаган, саллы гына дәлилләр дә таба алган. Өченче урында Кошман төп мәктәбеннән Чулпан Гарифуллина (7 сыйныф). Җитәкчесе Гүзәл Саттарова белән ул “Авылдашым Саттаров Рафил – техник фәннәр кандидаты, галим” дигән темага бөтенләй өр-яңа, әлегәчә өйрәнелмәгән фәнни эш башкарган. “Табигый-фәнни һәм гуманитар фәннәр” секциясендә Олы Кайбыч мәктәбендә Ләлә Гарәфетдинова җитәкчелегендә “Уңайлылык күрсәткече буларак торакның изопериметрик коэффициенты” дигән теманы өйрәнгән 11 “Б” сыйныфы укучылары Айгөл Низаметдинова белән Алия Сафина җиңүче дип табылды. Исәпләүләр ярдәмендә кызлар сфера формасындагы торакның иң уңайлы булуын ачыклаган. Икенче урынны “Кислородның тере организмнарга йогынтысы” дигән тикшеренү эше белән Олы Кайбыч мәктәбеннән Язгөл Әбүбәкерова яулады (8 “Б” сыйныфы, җитәкчесе Гөлшат Хәйруллина). Язгөл бүлмәдә кислородның күләмен дә исәпләп күрсәтте хәтта! Өченче урында – коллектив хезмәт: шул ук мәктәпнең 5 “Б” сыйныфы укучылары Ксения Андреева, Кадрия Бикчәнтәева, Галина Кочнева һәм Зилә Сөнгатуллинаның “Тәр¬бия үзенчәлекләренә бәйле рәвештә үз-үзеңне бәяләү үсеше” темасына фәнни эше. Җитәкчеләре Роза Насыйбуллина ярдәме белән алар сыйныфташларының үз-үзен ничек бәяләвен өйрәнгән.
Берничә ел дәвамында район һәм республика күләмендә фәнни-тикшеренү проектлары конкурсларында катнашып, җиңү яулаган бер төркем укучылар “Яшь тикшеренүче” номинациясендә билгеләп үтелде. Аларның өйрәнгән темалары гаять кызыклы һәм әһәмиятле, тик барысы турында да сөйләп чыгу мөмкин түгел.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз