Аэрокосмик хакатонга теркәлү башланды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрельдә Аэрокосмик хакатонга – авиация, космонавтика һәм геоинформатика белән мавыгучы 10-17 яшьлек инженерлар өчен команда ярышына теркәлү башланды. Бу хакта Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру федераль үзәге матбугат хезмәте  хәбәр итә.

Хакатон ике этапта уза:

1 нче этап:

24-25 апрель – куелган бурычны хәл итү өчен идеяләр генерациясе;

26 апрель – заказчыга идея бирү, кире элемтә алу.

2 нче этап:

27 апрель – 15 май - "тимердә" бирем чишелешен эшләү, трек заказчысына прототипны тапшыру.

Катнашучыларга түбәндәге трекларның берсе буенча куелган биремгә ярашлы җайланма эшләргә кирәк:

"Йөк дронын һәм ачык һәм ябык типтагы склад биналарын мониторинглау өчен аның автоном системаларын эшләү" (заказчы – Мәскәү авиация институты).

"МКС белән Җиргә эксперименталь үрнәкләрне тиз китерү өчен төшүче капсуланың борт системаларын эшләү" (заказчы – Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты).

"Ракета-йөрткечләрнең баш обтекательләрен конструкцияләү өлкәсендә технологик чишелешләрне эшләү" (заказчы – Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты).

"Пилотсыз очу аппаратын һәм аның борт системаларын заказчы куйган бурычка туры китереп әзерләү" (заказчы – Мәскәү авиация институты).

"Кече космик аппаратларның энергия белән туклану системасы өчен технологик чишелешләр эшләү" (заказчы – Автоматика Фәнни-җитештерү берләшмәсе).

«Перспективалы пилотлы «Орел» космик корабле өчен технологик чишелешләр эшләү (заказчы – Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт А.А. Леонов исемендәге Технологик университет).

"Төньяк диңгез юлы буенча суднолар йөреше проблемаларын хәл итү өчен геомәгълүмати системалар куллану" (заказчы – "СКАНЭКС" ҖЧҖ).

Биремнәр 24 апрельдә теркәлү тәмамланганнан соң бастырылачак. Шуннан соң командаларга тизләтелгән эшләнмәләр форматында аларны хәл итү буенча үз күзаллауларын тәкъдим итәргә һәм идеяләрне прототип рәвешендә тормышка ашырырга кирәк булачак. Команданы түбәндәге сылтама буенча теркәргә була: https://www.өйрәнербез.online/aero-cosmo-hack.

Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International