27 апрель көнне илнең барлык төбәкләрендә “Яшь эшмәкәр һәм финанс белеме” бөтенроссия онлайн-олимпиадасының төп туры башланачак

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

2021 елның 13-27 апрелендә “Учи.ру” белем бирү платформасында 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Яшь эшмәкәр һәм финанс белеме» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак.  27 апрельдә – төп ярыш туры башланып китә. Проект «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә Учи.ру, Россия Банкы һәм Финанс белемен үстерү ассоциациясе платформасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Олимпиаданың төп бурычы – балаларны эшкуарлык фикерләве һәм финанс белеме нигезләре белән таныштыру. Катнашучылар реаль бизнес-проблемаларга якын бурычларны хәл итәчәк, финанс продуктларын чагыштырырга һәм сайларга өйрәнәчәк, финанс базарында алдаулардан сакланырга булышачак.

Ярышта катнашу бушлай һәм мәктәп программасын тирәнтен белем бирүне таләп итми. Олимпиада биремнәрен узу өчен Учи.ру онлайн-платформасында сылтама аша яки  кулланучыларның шәхси кабинетларында кушылырга мөмкин.

27 апрельдә, Россия Федерациясенең 13 субъектында төбәкләрнең беренче затлары катнашында олимпиада ачу тантанасы узачак.

Онлайн-олимпиаданы оештыручылар турында

Учи.ру (UCHi.RU) – Россиянең иң эре белем бирү онлайн-платформасы, анда илнең барлык төбәкләреннән 8 миллион укучы индивидуаль траектория буенча мәктәп предметларын өйрәнә, программалаштырырга һәм максатчанлыкка укый, "сыгылмалы компетенцияләрне" үстерә, ВПР һәм ТДИга әзерләнә. Учи.ру платформасында масштаблы онлайн-олимпиадалар уздырыла, аларның һәркайсында 500 000 нән 2 200 000 гә кадәр бала катнаша.

Учи.ру мәктәпләрдә белем бирү процессында, шулай ук өйдә мөстәкыйль укыту өчен кулланыла. Учи.ру – тулысынча федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килә торган һәм классик мәктәп белемен сизелерлек көчәйтә торган адаптив укыту системасы.

Учи.ру курслары РФА фәнни һәм педагогик экспертизасын узды. Татарстан Республикасында 2020/21 уку елында Учи.ру платформасында 207 меңнән артык бала шөгыльләнә башлады, укытучылар арасында 13 меңнән артык мөгаллим мәктәптә эшләү өчен Учи.ру платформасын кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International