«Җиңү диктанты» халыкара агарту-патриотик акциясе 29 апрельдә Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән узачак.
Үзәк мәйданчык Поклонная тавындагы Җиңү музее булачак, мәйданчыклар Россиянең барлык төбәкләрендә һәм башка илләрдә ачылачак. Диктантны турыдан-туры һәм онлайн форматта язарга мөмкин булачак.
Быел сораулар беренче сугыш еллары вакыйгаларына, шулай ук маршаллар Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовский шәһесләренә багышланачак. Чит ил катнашучылары өчен дүрт тематик блок өстәләчәк.
«Җиңү диктанты» акциясендә җиңүчеләрне июньдә билгеләячәкләр.
Өстәмә мәгълүмат белән акциянең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Россия мәгариф министрлыгы ил тарихын өйрәнүгә, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә һәм тарихи хәтерне саклауга аерым игътибар бирә.
Үткәрү вакыты: 2021 елның 29 апреле.
Үткәрү урыны һәм форматы: акция мәйданчыклары, онлайн-формат.