Казан лицеенда «Сәламәт туклану — актив озын гомер» бөтенроссия акциясенә старт дәресе бирелде

2021 елның 23 апреле, җомга

 «Сәламәт туклану – актив озын гомер» бөтенроссия акциясенең старт дәресе Казан шәһәре Совет районының лицее – инженерлык үзәгендә узды.
Биредә «Сәламәт яшәү рәвеше – үсешнең милли максатларының нигезе»  дигән Бөтенроссия акциясенең ачык дәресләре узды. Мәктәп укучылары өчен аларны «Бергә эшлик!» Бөтенроссия хәрәкәтенеңтөбәк штабы вәкилләре үткәрде.
Акциянең оештыручылары — Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары «Бергә эшлик!» хәрәкәтенең координация советы башлыгы — Геннадий Онищенко; «Бердәм Россия» партиясенең «Сәламәт киләчәк» федераль проекты координаторы, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Морозов; «Бергә эшлик!» хәрәкәтенең координация советы әгъзасы  Роман Романов.

Акциянең максатлары:

1. Укучыларда сәламәт туклану турында дөрес күзаллау формалаштыру.

2. Укучыларның һәм аларның әти-әниләренең сәламәт, актив яшәү рәвешенә ихтыяҗны формалаштыру.

3. Сәламәт туклану белән кызыксынучы лидерларны ачыклау һәм өлкән мәктәп укучылары арасында лидерлык сыйфатларын формалаштыру.

4. Мөстәкыйль тикшеренү эше күнекмәләрен һәм профильле ведомстволар һәм җирле хакимият органнары белән партнерлыкта актив эшчәнлек алып бару.

5. Укучыларның һәм аларның ата-аналарының сәламәт, актив яшәү рәвеше культурасы булмау проблемаларын хәл итүгә җәлеп итү, социаль активлыкка омтылыш.

6. Сәламәт туклану мәсьәләләрендә һәм кулланучылар белеме мәсьәләләрендә хәбәрдарлыкны арттыру.

Чакырылган кунаклар һәм катнашучылар:

1. Әсәдуллина Алсу Мөниб кызы — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары;

2. Садриев Илдар Зөфәр улы — Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары;

3. Шавәлиев Рафаэль Фирнаялович — “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе” ДАССУ баш табибы, Казан шәһәр Думасы депутаты, “Сәламәт киләчәк” ФППППның Татарстан Республикасындагы төбәк координаторы;

4. Хафизова Елена Давидовна — Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы;

5. Халфиев Илнур Нилович — Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгать сәламәтлеге үзәгенең баш табибы;

6. Гыймадиева Ләйсән Рафаэлевна — Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары;

7. Затеев Виктор Сергеевич — җитәкче урынбасары - “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитетының агитация-пропаганда эше бүлеге башлыгы;

8. Радченко Ольга Рафаиловна — Казан дәүләт медицина университетының гомуми гигиена кафедрасы профессоры;

9. Шикалева Анастасия Алексеевна — Казан дәүләт медицина университетының һөнәри карьера үзәге җитәкчесе;

10. Галимуллина Гүзәл Фәрид кызы — Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгать сәламәтлеге үзәгенә гигиеник тәрбия бирү буенча табиб;

11. Александра Крюкова — фитнес-тренер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International