19-24 апрель көннәрендә Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре университеты базасында технология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Анда Татарстаннан 23 укучы катнашты.
Олимпиада 3 турда узды: теория, тәҗрибә һәм проектларны яклау буенча.
Олимпиадада түбәндәге укучылар җиңүче булдылар
Валерия Седова, Чаллы шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 32 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы;
Арина Короткова, Түбән Кама районының 32 нче гимназиясе укучысы;
Алинә Әминова, Түбән Кама районының аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;
Әдилә Шәйдуллина, Түбән Кама районының Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучысы.
Призерлар булдылар:
Лиана Баһманова, Саба районының сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомумбелем бирү интернат-мәктәбе укучысы;
Әдилә Әхмәдуллина, Кукмара районының 4 нче урта мәктәбе укучысы;
Алексей Шремзер һәм Елена Пашина, Түбән Кама районының 32 нче гимназиясе укучылары;
Альмир Сәлимов, Чаллы шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;
Анна Беляева, Спас районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;
Данила Смолягин, Лениногорск районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Данила Смолягин;
Альбина Әминова, Түбән Кама районының аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;
Камилә Шакирова, Кукмара районының А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей укучысы;
Юлия Саблина, Түбән Кама районының аерым предметларын тирәнтен өйрәтүче 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;
Валерия Черкеева, Түбән Кама районының аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 10 нчы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;
Айзилә Шәйхетдинова, Түбән Кама районының Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучысы.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!