БДИнең сез белмәгән алты сере

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

БДИ язуы расланды: "Бердәм"нең төп чоры бөтен ил буйлап 31 майдан 2 июльгә кадәр узачак. Бу имтиханны бары тик югары уку йортларына керергә җыенган балалар гына тапшырачак, алар барлыгы 700 меңнән артык катнашучы. Бары тик мәктәп аттестаты кирәк булганнарны рус һәм математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ДЧИ) май ахырында тапшыралар. Асылда, бу БДИның гадиләштерелгән варианты – база дәрәҗәсендәге катлаулылык биремнәре. "РГ" имтихан кампаниясенең иң мөһим нечкәлекләрен җыйды, алар турында чыгарылыш укучыларының күбесе әле  белми иде.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар һәм инвалид балалар бер предмет – рус теле буенча гына йомгаклау аттестациясе узалар. БДИ яки ДЧИ  формасында  -  алары һәркемнең үзе сайлап алуына бәйле.

Кайбер предметлар ике көндә тапшырыла

Быел берьюлы берничә БДИ предметы ике көндә биреләчәк. Рус теле, чит телләр ("Сөйләм" бүлеге), информатика. Чыгырылыш сыйныф укучысы кайсы көнне – беренчеме яки икенче көннеме тапшырачагын  ул һәм ата-аналар түгел, ә төбәктәге Дәүләт имтихан комиссиясе хәл итәчәк. Аның белгечләре аудитор фондының һәм санитария таләпләренең сыешлыгыннан чыгып, тапшыручылар исемлекләрен төзиячәк. Сүз уңаеннан, БДИда узган елгы барлык куркынычсызлык чаралары саклана: термометрия, антисептиклар, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәрберсен аерым парта артына утырту һәм башкалар.

Сайланган предметларны яңадан бирергә ярамый

Әгәр "икеле" алсаң (минималь балл җыя алмасаң) сайлау буенча предметларны  быел яңадан бирергә ярамый. Ә менә чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән БДИны төп һәм өстәмә көннәрдә дә бирә алмаган икән, өстәмә рәвештә, ул сентябрьдә Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) тапшырыра һәм шулай да мәктәп аттестатына ия булырга тырыша алачак.

Имтиханнарның дәвамлылыгы төрле

Әйтик, профильле математика, информатика, физика, әдәбият, җәмгыять белеме, тарих, биология буенча БДИ – 3 сәгать 55 минут дәвам итә. Рус теле һәм химия буенча – 3 сәгать 30 минут. География һәм чит телләрнең язма өлеше буенча – 3 сәгать. Инглиз, француз, немец һәм испан телләренең телдән өлеше 15 минут вакытны алып тора. Ә кытай теленең тел өлеше – нибары 12 минут

Линейкалар, калькуляторлар, таблицалар алып керергә мөмкин

Шпаргалкалар һәм кесә телефоннары тыела, әмма чыгарылыш сыйныф укучысы БДИга күп кенә башка файдалы әйберләрне алырга керергә мөмкин. Профильле математикада сызымнар эшләү өчен линейка кирәк булачак. Дөрес, ул белешмә мәгълүматлы булырга тиеш түгел. Физикадан, линейкадан тыш, шулай ук интернетка керү мөмкинлеге булмаган программалаштырылмый торган калькуляторны, химиядән  - Менделеев таблицасын, тозларның, кислоталарның эрүчәнлек күрсәткечләрен алырга мөмкин. География буенча – шулай ук транспортир да рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International