Тугызынчы сыйныф укучылары өчен ТДИ графигы расланды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор укучылар тугызынчы класстан соң тапшыра торган төп дәүләт имтиханының (ТДИ) расписаниесен расладылар.

2021 елда ТДИ 24 майдан 2 июльгә кадәр һәм бары тик ике мәҗбүри предмет – рус теле һәм математика буенча гына узачак. Сайлау буенча предметлар буенча имтиханнарны тапшырырга туры килмәячәк.

Шулай итеп, 24 һәм 25 майда тугызынчы сыйныф укучылары рус телен, ә 27 һәм 28 майда математиканы тапшырачак. Тапшыру өчен резерв көннәр: 8, 16, 30 июнь һәм 2 июль. Өстәмә чор 3, 6, 13, 15 сентябрьгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International