1 майда Коррупциягә каршы “Бергәләп коррупциягә каршы!” дип аталган Халыкара яшьләр конкурсына эшләр кабул ителә башлана. Конкурс дөньяның барлык дәүләтләре яшьләре өчен үткәрелә. Ул Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырылды.
Эшләр кабул итү 2021 елның 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында ике номинациядә — социаль плакат һәм социаль видеоролик буенча дәвам итәчәк. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләсә кайсы дәүләт гражданнары (авторлар — физик затлар яки иҗат коллективлары) катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен сайтта теркәү формасын тутырырга һәм конкурс кагыйдәләре белән килешү турында үз ризалыгыңны расларга, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Конкурс эшләре электрон рәвештә сайтта шәхси кабинет аша урнаштырыла.