Татарстан вәкиле Ситдыйкова Лиана «Социаль эш» компетенциясе буенча WorldSkills һөнәри осталык конкурсының финалына чыкты.
Конкурсның төбәк сайлап алу этабында Бөгелмә һөнәри-педагогик көллиятенең биш студенты “Социаль эш” компетенциясендә катнашты. Алар социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга консультация бирү, социаль хезмәт күрсәтү рәвешләрен һәм социаль хезмәт күрсәтү төрләрен билгеләү буенча өстәмә әзерлек үттеләр, шулай ук социаль өлкәдә норматив-хокукый базаны кабатладылар.
Яшьләр Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта һәм Бөгелмә һәм Ютазы районнарында «Радуга» һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә практика үттеләр.
Дүрт контроль кисем нәтиҗәләре буенча региональ сайлау этабында «Социаль эш» факультетының өченче курс студенты, 19 яшьлек Ситдыйкова Лиана җиңүче булды. Бөтенроссия этабында катнашучыны көллият укытучысы Бочкарева Елена Владимировна озатып йөрде.