Чаллы шәһәрендә студентлар кампусын төзү мәсьәләсе буенча РФ фән һәм югары белем бирү министрлыгы киңәшмәсе узды. Анда федераль министрлык, КФУ, «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Татинвестгражданпроект» вәкилләре катнашты.
Казан университеты исеменнән хуҗалык эшчәнлеге буенча проректор Ленар Сафиуллин, Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев чыгыш ясадылар.
Киңәшмәдә КФУның Чаллы институты инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Директор сүзләренә караганда, һәр тулай торак 541 кешегә исәпләнгән, урыннарның гомуми саны – 1082. Уку бинасының мәйданы 24 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, анда 1100 кеше белем алачак. Кампуста җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыру юнәлешләре кафедралары урнашачак.