Информатика буенча сынау рәвешендәге БДИ 27 апрельдә узачак

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

2021 елда беренче тапкыр компьютерларда узачак информатика буенча БДИ 27 апрельдә  сынау рәвешендә узачак, дип белдерде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский.

"Имтихан уздырганда файдаланылачак барлык техника 27 апрельдә, шул исәптән резерв сыйфатында файдаланылырга мөмкин җиһазларны да кертеп, апробациягә чыгарга тиеш», — диде Круглинский «Мәгариф эшчәнлеген регламентлау: кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән бөтенроссия киңәшмәсендә.

Аның сүзләренә караганда, сынау рәвешендәге имтиханда информатика буенча БДИ үткәрүнең барлык 3 447 пункты да катнашачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International